Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында 2030 елга кадәр төбәктә балаларга өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен карадылар.
Андрей Назаров ассызыклаганча, бүген өстәмә белем бирү — кешенең төрле эшчәнлек төрләрен үстерү һәм ирекле сайлау хокукын тәэмин итә торган ачык вариатив белем бирү, ул, шулай ук, шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнешкә ярдәм итә.
– Республикада өстәмә белем бирү белән тәэмин итү күрсәткече буенча уңай динамика күзәтелә. Кешенең иҗтимагый һәм икътисади процессларга керү сәләте тәэмин ителгән белем бирү оешмасы зур актуальлек ала. Русия Хөкүмәте 2030 елга кадәр балаларга өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен раслады. Аны ике этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла. Беренчесе быел ук старт ала, икенчесе - 2025 елдан 2030 елга кадәр. Төбәк дәрәҗәсендә дә 2030 елга кадәр өстәмә белем бирү концепциясе эшләнде, — диде Андрей Назаров. — “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында балаларның өстәмә белем алуын арттыру максатыннан республикада 2019 елдан 2024 елга кадәр “Һәр баланың уңышы” федераль проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен өч ел эчендә 2 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
Бүген республикада 30 меңнән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид бала исәпләнә. Премьер-министр искәрткәнчә, алар - тулы хокуклы, потенциалы булган, сәләтле балалар, алар аерым мөнәсәбәт таләп итә һәм өстәмә белем алу мөмкинлеген дә алырга тиеш.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин үсеш концепциясе турында тулырак мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанда өстәмә белем бирү системасында 207 оешма эшли, мәдәният системасында - 115, физик культура һәм спорт системасында - 72, аларда 560 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
– Концепцияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балаларга өстәмә белем бирү инфраструктурасын яңарту, колледж һәм югары уку йортларының өстәмә белем бирү программаларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашуын киңәйтү, яңа буын лидерлар, инженерлар һәм галимнәр әзерләү өчен технологик түгәрәкләр, шулай ук мәктәп спорт клублары һәм лигалары челтәрен төзү, мәктәп музейлары, театрлар һәм медиаүзәкләр үстерү планлаштырыла, — дип хәбәр итте мәгариф министры.
Өстәмә белем алу мөмкинлеген арттыру өчен 2018 елның сентябреннән Башкортстанда “Навигатор” АИС актив эшли. Бу - интернет-портал, анда республиканың ата-аналары өчен балалар шөгыльләнә алучы өстәмә белем бирү учреждениеләре түгәрәкләре һәм секцияләре исемлеге тәкъдим ителгән. Республикада шулай ук “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы” аша балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә язу мөмкинлеге барлыкка килде.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, 2021-22 уку елында өстәмә белем бирү системасында хезмәт эшчәнлеген 5 меңгә якын педагогик хезмәткәр башкарган, шуларның 3 меңнән артыгы – өстәмә белем бирү педагоглары.
Фото: edurobots.ru