+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 август 2022, 07:05

Бүген Бөтенрусия ата-аналар җыелышы уза

Анда мәктәп укучыларына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барачак.

Бүген Бөтенрусия ата-аналар җыелышы узаБүген Бөтенрусия ата-аналар җыелышы уза
Бүген Бөтенрусия ата-аналар җыелышы уза

Бүген, 31 августта, Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белән традицион Бөтенрусия ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта сүз яңа уку елында укучыларны һәм аларның әти-әниләрен көткән яңалыклар турында барачак.

Министр мәктәпләрдә үткәрелгән капиталь ремонт эшләре, ремонт һәм төзелешкә ата-аналар контроле, мәгарифнең “алтын стандарты”, бердәм белем бирү программасы һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә тукталачак.

Бөтенрусия ата-аналар җыелышы Уфа вакыты белән 12:30 сәгатьтә башланачак. Аны сылтама буенча карагыз: https://vk.cc/cgb49D

 

 


Фото: sever-press.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас