+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Августа 2022, 08:45

Балаларга өстәмә белем бирү концепциясе эшләнде

Хәзерге җәмгыятьтә өстәмә белем балаларның шәхси һәм профессиональ үзбилгеләнешендә мөһим роль уйный.

Балаларга өстәмә белем бирү концепциясе эшләндеБалаларга өстәмә белем бирү концепциясе эшләнде
Балаларга өстәмә белем бирү концепциясе эшләнде
"Без Башкортстанда 2030 елга кадәр өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен эшләдек. Аңа инфраструктураны яңарту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен технологик түгәрәкләр, мәктәп спорт клублары һәм лигалар челтәрен булдыру, өстәмә гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыруда колледжларның һәм вузларның катнашуын киңәйтү, мәктәп музейлары, театрлар һәм медиа-үзәкләр үсеше керә.

Башкортстанда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында балаларны колачлауны арттыру өчен "Һәр баланың уңышы" федераль проекты тормышка ашырыла. Аның өчен 2024 елга кадәр 2 млрд. сумнан артык акча бүленгән.

Шулай ук безнең республика 2023-25 елларга федераль бюджеттан мәктәп кванториумнары булдыруга субсидияләр алу буенча конкурсны уңышлы үтте.

Башкортстанның мәгариф системасы Русиядә иң зурлардан санала. Өстәмә белем бирү линиясе буенча республикада - 207, мәдәният системасында – 115, физик культура һәм спорт системасында 72 оешма эшли, аларда 560 меңнән артык кеше шөгыльләнә", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас