Белем көнендә — 1 сентябрьдә, Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында алкогольне ваклап сату тыелачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: спиртлы продукцияне сатуны тыю кафе, бар һәм рестораннарга кагылмый.
Билгеле булуынча, “коры закон”ны бозучылар өчен штраф каралган. Әйтик, вазыйфалы кешеләр өчен — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен ул 100дән 300 мең сумга кадәр булачак.
Исегезгә төшерәбез: республикада Яңа ел каникулларының кайбер көннәрендә, Соңгы кыңгырау, Яшьләр, Белем көннәрендә, шулай ук районнарда Сабантуйлар уздырылган көннәрдә алкоголь сату тыела.
Фото: rusovok.ru