+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 август 2022, 09:15

Мәктәпләрдә – яңа вазыйфа

Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан директорның тәрбия һәм балалар берләшмәләре белән эшләү буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк.

Мәктәпләрдә – яңа вазыйфаМәктәпләрдә – яңа вазыйфа
Мәктәпләрдә – яңа вазыйфа
Яңа вазыйфа “Балачак навигаторы 2.0" проекты кысаларында илнең барлык мәктәпләрендә дә кертелә һәм яңа белгечләргә мәктәптәге тәрбияви эшне һәм укучыларның дәрестән соңгы ялын күзәтү астына алу бурычы куела. Аларга мәдәни һәм спорт чаралары оештырырга, балалар белән бәйләнешнең башка төрләрен табарга һәм файдаланырга туры киләчәк. Кыскасы, яңа белгечләр мәктәптә балалар өчен уңайлы һәм мавыктыргыч мохит тудырырга тиеш.

Димәк, киңәшчеләр, тәү чиратта, барлык яклап та актив, балалар белән бер дулкында булырга тиеш. Мондый активистлар яңа уку елыннан Кырмыскалы районының 17 мәктәбендә эшчәнлеген җәелдерәчәк. Яңа вазыйфага сайлау “Балачак навигаторы 2.0" Бөтенрусия конкурсы чикләрендә үтте. Мәгариф учреждениеләре укытучылары анда катнашу өчен гаризалар тапшырды һәм ике айдан артык чорда төрле биремнәрне үтәп килделәр: портфолио, методик эшләнмәләр җибәрделәр, тест сорауларына җавап бирделәр. Аннары булачак киңәшчеләр “Русия мәктәп укучылары хәрәкәте”нең Корпоратив университетында дистанцион форматта белем алды. Ә көз көне аларны Русия балалар үзәге экспертлары һәм белгечләре үзләре килеп укытачак.

Тәрбия буенча киңәшчеләрнең эшен муниципаль координатор көйләячәк. Бу бурычны вакытлыча Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Эльвира Баязитова башкарачак.

Тәрбия буенча белгечләр укучыларда тормыш кыйммәтләрен формалаштырыр, һәр баланың көчле якларын ачыклап, аларны үстерүдә ярдәм итәр, директорның гына түгел, ә һәр мәктәп укучысының киңәшчесенә әверелер, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас