+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Августа 2022, 03:40

Укучыларны матур һәм заманча кабинетлар көтә

Кушнаренко районында “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында мәгариф объектларын ремонтлау тәмамланды.

Укучыларны матур һәм заманча кабинетлар көтәУкучыларны матур һәм заманча кабинетлар көтә
Укучыларны матур һәм заманча кабинетлар көтә

Кушнаренко авылы гимназиясендә “Эшлекле гамәлләр” программасы буенча бинаның тышкы җылылык челтәрләре системасына капиталь ремонт һәм территорияне төзекләндерү үткәрелде. Яңа уку елында гимназия укучылары җылы һәм уңайлы кабинетларда шөгыльләнәчәк. Ә экономияләнгән акчаларга ел азагына ашханәне ремонтлаячаклар.

Кушнаренконың “Петушок” 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренә дә яңа уку елына яхшы бүләк әзерләгәннәр. Биредә канализация һәм су белән тәэмин итү системасы ремонтланган.

Шулай ук проект кысаларында Кушнаренко районы Мәдәният сараенда мәгълүматны озак саклау мөмкинлеге булган заманча видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Мондый система халыкның хәвефсезлеге өчен аеруча мөһим, чөнки район Мәдәният сараенда кинотеатр да, китапханә дә бар.

Моннан тыш, көз Яңа Бакай авылында янгынга каршы буа буу күздә тотыла.
Барлык эшләргә 2 миллион 895 мең 600 сум акча бүлеп бирелгән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас