+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября 2022, 10:08

"Бүген - барыбыз да яраткан көн..."

Бүген, 1 сентябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Республика җитәкчесе Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.

"Бүген - барыбыз да яраткан көн...""Бүген - барыбыз да яраткан көн..."
"Бүген - барыбыз да яраткан көн..."
- Бүген - барыбыз да яраткан көн. Белем көнендә Башкортстанда уку парталары артына 500 мең бала утыра, шуларның 55 меңе – беренче сыйныф укучылары. Республиканың 1,2 мең мәктәбендә дәүләт флаглары күтәрелә, - диде Радий Хәбиров. - 40нчы мәктәп өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Хәзер ул Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртә. Ул - сезнең мәктәпне тәмамлаган гаҗәеп кеше, чын Русия офицеры. Аңа тиңләшергә, аның батырлыгын истә тотарга һәм үзеңне шундый ук батырларча тәрбияләргә кирәк. Бу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

Шулай ук, бүген Русия Герое Максим Серафимов укыган 40нчы мәктәп фасадында сугышчы-десантчы хөрмәтенә мемориаль тактаташ та ачтылар.

- Без монда искиткеч кешегә, офицер Максим Серафимовка хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Ул бу мәктәпне 2013 елда тәмамлаган. Тугыз ел үтте һәм без аның стенасында Геройга багышланган мемориаль тактаташ ачабыз, – диде Радий Хәбиров тантаналы митингта. - Ул искиткеч кеше. Аның хезмәт тарихы һәм батырлыгы турында яшь буынга сөйләргә кирәк. Мондый күренекле кешене тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәт. Үз чиратымда, без аның батырлыгын һәрвакыт истә тотарбыз дип ышандырам. Ватаныбызны саклаучы һәм яклаучы барлык геройларга мәңгелек дан!

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас