

Яңарту «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәгариф системасын модернизацияләү» федераль программасында катнашу нәтиҗәсе булды, аны Русиянең Мәгариф министрлыгы Башкортстан Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашыра.
Хәвефсезлекне һәм уңайлылыкны тәэмин итә торган заманча технологик таләпләрне исәпкә алып җиһазландырылган якты һәм уңайлы мәктәп 200 бала өчен тәгаенләнгән.
Бинага капиталь ремонт ясалган, мәктәп 30,02 миллион сумлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Төбәк программасы кысаларында электрүткәргечләргә капиталь ремонт ясалган, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук республика акчасы исәбенә гадәттән тыш хәл вакытында хәбәр бирү, домофон һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау башкарылган. Әлеге программаларны гамәлгә ашыруга финанслауның гомум күләме 40,01 миллион сум тәшкил иткән.
- Кичә генә төзелеш каскасын салдым. Мөгаен, төзелеш һәм ремонт буенча фәнни эш яза алырмын, - ди мәктәп директоры Татьяна Турбина. - Ходайга шөкер, ремонт эшләрен вакытында тәмамларга өлгердек. Подрядчыдан уңдык. Ул безне ишетте. Әлбәттә, без дә коллективыбыз белән ярдәм итәргә тырыштык. Безнең өчен бу - Белем көненә чын бүләк. Бик зур эш эшләнде һәм бүген безнең балалар бөтенләй яңа һәм заманча мәктәпкә китте.