+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября 2022, 11:25

Батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Радий Хәбиров Русия Герое Тамерлан Илһамов истәлегенә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты.

Батырлыгы беркайчан да онытылмас!Батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Бүген, 1 сентябрьдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районының Әскар авылындагы Таһир Кусимов исемендәге гимназиядә булды. Төбәк җитәкчесе әлеге уку йортын тәмамлаган Русия Герое, гвардия прапорщигы Тамерлан Илһамов истәлегенә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты.

Билгеле булуынча, махсус хәрби операция вакытында Тамерлан Илһамов җитәкчелегендәге зенит ракета-артиллерия батареясы хәрби расчеты ракетага каршы көрәшкә керешә. Хәрби хезмәткәрнең оста гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның тугыз ракетасы юк ителә. Кызганычка каршы, бу алышта прапорщик сугышчан иптәшләре белән бергә һәлак була, тик үз гомере бәясе белән бөтен отделениенең шәхси составын югалтуга юл куймый.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Тамерлан Илһамовка үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелде. Агымдагы елның 1 августында республика Башлыгы Радий Хәбиров Герой якташыбызның әти-әнисенә аның Алтын йолдызын тапшырды. Белем көнендә мемориаль тактаташ ачу тантанасында төбәк җитәкчесе Тамерлан Илһамовның батырлыгын һәм патриотизмын ассызыклады.

— Бүген башкорт халкының данлыклы улы, генерал Таһир Кусимов исемен йөртүче гимназиядә Ватаныбыз сакчысы, Русия Герое Тамерлан Илһамов истәлегенә мемориаль тактаташ ачабыз, — диде Радий Хәбиров. — Мин Тамерланның командирлары белән аралаштым. Алар барысы да аның гаҗәеп кыю кеше булуын билгеләде, туганнарына һәм якыннарына тирән хөрмәт сүзләрен җиткерделәр. Без Тамерлан Илһамов һәм аның батырлыгы турында истәлекне сакларбыз. Ватаныбызны саклаучыларга һәм яклаучыларга мәңгелек дан!

Тантанада катнашучылар Русия Героен бер минутлык тынлык белән искә алды.

Радий Хәбиров белән аралашканда Тамерлан Илһамовның әти-әнисе һәм гимназия укытучылары аның тыйнак, игътибарлы, өлкәннәргә карата хөрмәте белән аерылып торуы турында сөйләделәр. Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, республика һәм муниципалитет хәрби хезмәткәрнең туганнарына һәм якыннарына кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас