+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2022, 16:10

Хыяллар менә шулай чынга аша

Мәктәп башлангычлары бюджеты кысаларында тормышка ашырылган беренче проект Борай мәктәбендә ачылды.

Хыяллар менә шулай чынга ашаХыяллар менә шулай чынга аша
Хыяллар менә шулай чынга аша
Бүген, беренче уку көнендә, Борайның 3нче мәктәбендә яңартылган киңлек — "Coworking.hall” ял һәм хезмәттәшлек зонасы ачылды. Проект республика Башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәргән мәктәп башлангычлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 500 мең сум акча бүленгән. Проектта шулай ук муниципалитетлар тарафыннан мәҗбүри финанс ярдәме (сорала торган субсидиянең 10 процентыннан ким булмаска тиеш) һәм проектны гамәлгә ашыруда 14 яшьтән өлкәнрәк Укучылар советы, Ата-аналар комитеты һәм Попечительләр советы катнашу каралган.

Борай мәктәбендә тантаналы линейканы Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов ачты:
“Беренче сыйныф укучыларын тормышта яңа этап башлану белән котлыйм, ә унберенче сыйныф укучыларына БДИны җиңел тапшырып, вузга керүләрен телим. Без сезгә бу эштә максималь ярдәм итәчәкбез: без университетларда бюджет урыннарын арттыру өстендә эшлибез, югары уку йортлары инфраструктурасын яхшыртабыз һәм вузларны көчле итәбез».

Фәнни-мәгариф үзәге идарәче компаниясе директоры Ирина Буренина барлык беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Яңа уку елына 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр дә файдалы әйберләр алды.

Беренче уку көнендә 9нчы сыйныф укучылары өчен Евразия фәнни-мәгариф үзәге фәнни тамаша алып килгән, анда укучылар үзләре галимнәр ролендә булып, уен формасында физика һәм химиягә "кагыла" алды. Укучылар яңартылган мәктәп киңлегендә һаваны сыеклыкка әйләндерде һәм әйберләрне очарга мәҗбүр итте.

Җиңүче проект командасы капитаны, 9нчы сыйныф укучысы Данир проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Проектны тормышка ашыру залны җиһазландыру өчен кирәкле җиһазлар, мебель һәм комплектлау җайланмалары сатып алырга мөмкинлек бирде. Эшләрне башкарганда иң яңа материаллар кулланылды, укучыларның инициатив төркеменең теләкләрен исәпкә алган стандарт булмаган дизайн карарлары кабул ителде.

“Республикада укучыларның хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итүче конкурслар үткәрелүе аеруча куанычлы", - дип ассызыклады мәктәп директоры Ирина Камилҗанова.

Республиканың муниципаль берәмлекләре укучылар тарафыннан 2024 елга кадәр инициативалы проектларны гамәлгә ашыруга дәүләт ярдәме ала алачак. Укучылар мәктәп инфраструктурасын һәм аның территориясен камилләштерү буенча идеяләр эшләү процессларына, шулай ук әлеге проектларны тормышка ашыруга җәлеп ителәчәк.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас