+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября 2022, 09:00

“Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!”

Калтасының 2нче мәктәбе авария хәлендә булган, аны 1 майда капиталь ремонтка япканнар. 4 ай эчендә бина тулысынча заманча ихтыяҗларга җайлаштырылган. Мәктәп 1991 төзелгән һәм капиталь ремонт таләп иткән.

“Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!”“Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!”
“Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!”
Илебез Президенты инициативасы белән чыккан программа ярдәмендә мәктәп яңа йөз алды. Биредә түшәмнәрне, идәннәрне, тәрәзәләрне алыштырганнар, стеналарны җылытканнар, яңа җиһазлар куелган кабинетларны ремонтлаганнар. Җылылык, электр, су челтәрләрен комплекслы рәвештә төзекләндергәннәр.Капиталь ремонттан соң бу районның иң яхшы мәктәпләренең берсенә әйләнгән.

"Беренче көннәрдән үк мин ремонт барышын контрольдә тоттым. Шуңа күрә төзүчеләр куелган бурычны бик яхшы үтәде, барлык төр эшләрне сыйфатлы итеп башкардылар, дип әйтә алам. Монда барысы да заманча, балаларыбызга уңайлы, ә иң мөһиме - куркынычсыз булсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Без бик канәгать. Безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Барлык ата-аналар исеменнән төбәк Башлыгы Радий Хәбировка, район хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллинга рәхмәт белдерәбез, ул мәктәп төзелешен катгый контрольдә тотты. Яңа мәктәп авылыбызның истәлекле урыны һәм бизәге булды», - дип билгеләп үтте ата-аналар комитеты әгъзасы Марат Сабиров.

Бүген биредә парта артына 32 беренче сыйныф укучысы утырды, барлыгы мәктәптә 322 укучы белем алачак.

Фото: Калтасы районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас