+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября 2022, 15:40

Кадрлар әзерләү өчен шартлар тудырыла

Башкортстанда “Профессионалитет" федераль проектында катнашучылар белән килешүләр имзаланды.

Кадрлар әзерләү өчен шартлар тудырылаКадрлар әзерләү өчен шартлар тудырыла
Кадрлар әзерләү өчен шартлар тудырыла

Башкортстанда “Профессионалитет” федераль проектында катнашучылар арасында килешүләргә кул куелды. Килешүләргә Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, “Учалы тау-баектыру комбинаты” җәмгыяте һәм Учалы тау сәнәгате колледжы, “Башкорт сода компаниясе” җәмгыяте һәм Стәрлетамак химия-технология колледжы кул куйдылар. Төп максат — Башкортстанда машиналар төзү һәм тау чыгару тармакларының мәгариф-җитештерү үзәкләрен булдыру һәм үстерү.

— Агымдагы елда республика беренчеләрдән булып Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган конкурс сайлап алуын узды һәм “Профессионалитет” федераль проектында катнашты, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Проектның максаты — республика өчен өстенлекле тармак буенча квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тудыру. Бу эшкә урнашуны гарантияли торган кадрлар әзерләүнең яңа моделе, — дип өстәде ведомство җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, конкурс сайлап алулары нәтиҗәләре буенча республикада өстенлекле тармаклар — машиналар төзү, химия, тау чыгару сәнәгате буенча 4 мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) төзеләчәк.
“ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” җәмгыяте ярдәме белән “Машиналар төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге” беренче мәгариф-җитештерү үзәге бу елның сентябрендә Уфа машиналар төзү колледжы базасында ачылачак.

Үзәкне булдыру өчен 100 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп ителгән. Республика бюджетыннан 114 миллион сум бүлеп бирелгән, “Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”нә 30 миллион сум юнәлтелгән.
“Машиналар төзү” тармагы буенча белем бирү-җитештерү үзәгендә машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләүче 5 колледж катнашачак.

2023 елда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында республикада төбәкнең өстенлекле химия, тау чыгару, машиналар төзү өлкәләре буенча тагын 3 мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) төзеләчәк. Аларны булдыруга 300 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп ителгән.

Башкортстан Республикасының машиналар төзү буенча иң эре үзәкләрнең берсе булуы сәбәпле, төбәктә машиналар төзү тармагы өчен 2 мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) оештырылачак: оборона-сәнәгать комплексы (быел Уфа машиналар төзү колледжы базасында), станоклар төзү (2023 елда Стәрлетамак политехник колледжы базасында).


Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас