Бүген, 1 сентябрьдә, Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәрендә Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге яңартылган 22нче мәктәп үз ишекләрен ачты. Белем көнендә парталар артына 397 укучы, шул исәптән 35 беренче сыйныф укучысы утырды.
Башкортстан эшчеләре рекордлы 35 көндә белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясады. Мәктәпне реконструкцияләүдә 650ләп төзүче катнашты.
Мәктәп укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Республика җитәкчесе укучыларны Әбҗәлил районының Әскар авылында Таһир Кусимов исемендәге гимназиядән оештырылган телекүпер аша котлады.
— Безнең өчен кадерле булган Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче Петровское мәктәбенең Белем көнен тулы әзерлектә каршы алуы сөенечле хәл. Мин сезнең мәктәптә берничә тапкыр булдым. Мин беләм, сез Бөек Ватан сугышы елларында Донбассны саклаган 112нче Башкавдивизиянең легендар командиры һәм аның сугышчылары турында истәлекне изге итеп саклыйсыз, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Хәзер без генерал Таһир Кусимов исемендәге гимназиядә. Миңнегали Шәйморатов кебек үк, ул безнең республиканың чын герое булды. Бүген без монда Русия Герое Тамерлан Илһамов истәлегенә мемориаль тактаташ ачтык. Ул Донбасс кешеләрен яклап һәлак булды. Махсус хәрби операциядә Башкортстаннан бик күп ир-егетләр катнаша. Шуңа күрә безне сезнең белән тугандаш бәйләнешләр, озак еллар дуслык һәм үзара ярдәм бәйли. Петровскоеда яңартылган мәктәп ачылу — Башкортстанның республикабыз улларына карата булган кайгыртуыгыз һәм хөрмәтегез өчен рәхмәт билгесе.
Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенә һәм төзүчеләргә ЛХРдагы уку йортын капиталь ремонтлау буенча башкарылган эш өчен, шулай ук Донбасста эшләүче табибларга, юл төзүчеләргә һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.
22нче Петровское мәктәбе директоры Гөлназ Серова педагоглар коллективы һәм укучылары исеменнән Башкортстан халкын Белем көне белән котлады һәм төбәкнең уку йортын модернизацияләүдә һәм җиһазлауда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
— Төзүчеләр безнең мәктәпне сыйфатлы төзекләндерде. Хәзер ул искиткеч матур һәм заманча. Без моның өчен бик рәхмәтле, — диде Гөлназ Серова.