+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Сентября 2022, 06:15

Радий Хәбиров Белем көне белән котлады

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Белем көне белән котлады.

Радий Хәбиров Белем көне белән котладыРадий Хәбиров Белем көне белән котлады
Радий Хәбиров Белем көне белән котлады

“Беренче сыйныфка төшкән барлык 55 мең укучыбызның да иртән яраткан укытучылары һәм дуслары белән очрашып шатлануларын телим! Башкортстанның барлык 500 мең укучысы — лаеклы укыгыз һәм тормыш юлын дөрес сайлагыз! Башкортстандагы 200 меңгә якын югары уку йорты һәм колледж студентына да укуда уңышлар һәм чын кеше булып чыгуларын телим! Укучыларны, аларның әти-әниләрен, педагогларны котлыйм! Уку елы башлану белән!” - дип яза Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, укучыларга һәм аларның остазларына уңышлы, кызыклы уку елы теләде.
 

Фото:bashdp.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас