+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2022, 03:25

Яңа мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк

1 сентябрьдә Башкортстанда креатив индустрияләрнең беренче мәктәбе ачылачак.

Яңа мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәкЯңа мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк
Яңа мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк
Башкортстан Республикасы креатив индустрияләр мәктәбен оештыруга беренчеләрдән булып федераль субсидия алган төбәкләр исәбенә керде. 1 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстанның Мәдәният һәм сәнгать республика колледжы базасында мондый учреждениене ачу тантанасы булачак.

Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото һәм видео җитештерү эшләячәк.

Креатив мәктәп программасының максаты — иҗади һөнәрләр вәкилләрен җәлеп итеп, укучыларны проект эше аша иҗади индустрияләр контекстына кертү һәм алга таба һөнәри үсеш юнәлешен билгеләргә ярдәм итү.
Мәктәптә 12-17 яшьлек укучылар иҗади һөнәрләрнең асылын өйрәнә алачак. 1 сентябрьдә беренче агым башлана, анда 80 кеше укыячак.
Стәрлетамакта креатив индустрияләр мәктәбен булдыруга 46 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 39ы федераль бюджеттан килгән.

Русия мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренчә, креатив индустрияләр мәктәпләрен “Русиядә уйлап табылган” программасы кысаларында бөтен ил буенча ачалар. Быел илдә 32 төбәктә барлыгы 32 шундый мәктәп барлыкка киләчәк. Аларда 3000нән артык бала укый алачак. 2024 елга мондый мәктәпләр саны 86га кадәр артачак.
Уку ким дигәндә ике ел дәвам итәчәк.

Креатив индустрия мәктәпләренең үзенчәлеге шунда, элек бу юнәлешләр буенча колледж һәм вуз студентлары гына түләүсез укый ала иде. Бу мәктәпләрдә исә үсмер мәктәп укучылары өчен дә уку мөмкинлеге булачак.
Креатив индустрия мәктәпләре “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә төзелә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас