Беренче тапкыр Русия Герое, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге сыйныфлар 2020 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 28 августындагы боерыгы нигезендә оештырыла. Алар өч мәктәп: Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернаты, 1нче полилингваль күппрофильле республика гимназиясе, 2нче «СМАРТ» күппрофильле республика гимназиясе базасында булдырылды, җиденче сыйныфның 62 укучысы “шәйморатовчылар” сафына алынды.
2021-22 уку елында, гамәлдәге өч “Шәйморатов сыйныфына” өстәп, шул ук гомуми белем бирү оешмалары базасында 4 яңа сыйныф ачылды.
Узган елда республика август киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гомуми белем бирү оешмаларында яңа «Шәйморатов сыйныфлары» ачарга тәкъдим итте. Әлеге башлангычны хуплап, Мәгариф һәм фән министрлыгы “Шәйморатов сыйныфы” бердәм стандартын эшләү буенча эш оештырды.
Республика Башлыгының 2022 елның 28 мартындагы боерыгы белән Русия Герое, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендеге Сыйныф стандарты расланды.
"Шәйморатов сыйныфларында" 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе кавалеристлары батырлыгы мисалында илебез тарихына, патриотизмга, Ватаныбыз белән горурлану хисе тәрбияләүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләр, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, актив гражданлык позициясен булдыруга юнәлтелгән системалы эш алып барыла.
2022-23 уку елында 73 "Шәйморатов сыйныфы” ачу планлаштырыла.
11 октябрьдә Уфада һәм республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә укучыларны "шәйморатовчылар” сафына алу тантанасы узачак.