

Белем көнендә Стәрлетамак районының Николаевка гомуми белем бирү мәктәбе базасында Башкортстан Республикасында беренче аграр мәктәп ачылды. Проектны төбәктәге иң эре агросәнәгать компаниясе – Калинин исемендәге агропредприятие, шулай ук республиканың Авыл хуҗалыгы һәм Мәгариф министрлыклары, Башкорт дәүләт аграр университеты ярдәме белән гамәлгә ашыруга ирешелде.
— Авыл хуҗалыгы тармагы бүген әзерлекле кадрларга мохтаҗ. Без биредә эшне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга кирәклеген аңлыйбыз,— дип билгеләп үтте Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Шунысы куанычлы, республиканың иң көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләре производствоны киңәйтүгә генә түгел, ә АПК өчен кадрлар әзерләүгә дә инвестицияләр кертә.
Агромәктәп өчен уку планнарын эшләүдә агроуниверситет белгечләре катнашачак. Укучылар өчен югары уку йорты территориясендә лаборатория һәм кыр тикшеренүләре белән дәресләр каралган.
— Аграр мәктәп сыйныфларының белем бирү программасы аграр технологияләрдән алып техник иҗатка кадәр барлык юнәлешләргә дә кагылачак, — дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. — Балалар ботаника, экология, зоология буенча тирәнрәк белем алачаклар, терлекчелек, механикалаштыру, агротехнологияләр буенча профильле дәресләр каралган.
Фото: pravitelstvorb.ru