+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Сентября 2022, 14:15

Дистанцион форматта укымаячаклар

Башкортстан укытучылары IX Бөтенрусия ата-аналар җыелышы йомгакларын бәяләде.

Дистанцион форматта укымаячакларДистанцион форматта укымаячаклар
Дистанцион форматта укымаячаклар
31 августта, яңа уку елы алдыннан, Русия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-форматта IX Бөтенрусия ата-аналар җыелышы үткәрде. Җыелышның төп темаларын Русия Мәгариф министрлыгына ата-аналарның мөрәҗәгатьләрен анализлау нигезендә билгеләделәр.

Министр ата-аналарга 2022/23 уку елындагы яңалыклар һәм беренче чиратта мәктәпләрнең эш форматы турында җентекләп сөйләде. 1 сентябрьдә мәктәпкә баручы 17,5 миллион укучының 2 миллионы – беренче сыйныф укучылары. Алар барысы да көндезге форматта укыячак, дистанцион формат мәҗбүри чара булды.

- Мөмкинлек тугач һәм хәл яхшыруга ук, мәктәпләр көндезге режимга күчте. Бездә дистанцион уку юк һәм була алмый. Мәгълүмати технологияләр - традицион укуга өстәү ул, - дип белдерде Сергей Кравцов.

Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдә 33 мең балалар бакчасы, 39 мең мәктәп һәм 3 мең колледж ишекләрен ачтылар. Өч сменалы мәктәпләр саны сизелерлек кимеде – 71дән 3кә кадәр. 155 яңа мәктәп 1 сентябрьгә ишекләрен ачты. 5 ел эчендә Русиядә федераль акчалар исәбенә - 7 300, төбәк бюджеты исәбенә 4 000ләп мәктәп ремонтланачак.

Менә нинди төп сораулар каралды:
- өй эшен үтәүгә, санитар нормалар нигезендә, 1нче сыйныфта бер сәгатьтән дә, 10-11нче сыйныфларда 3,5 сәгатьтән дә артык булмаган вакыт карала;
- мәктәп баланың музыка, ИЗО һәм спорт буенча казанышларын арадаш аттестация нәтиҗәләре буларак кабул итә ала;
- мәктәп Мәгариф министрлыгының бердәм рекомендацияләрен кулланып, дәресләр расписаниесен төзи (әйтик, физкультурадан соң расписаниедә математика яки урыс телен кую ярамый);
- мәктәп укучыларның әти-әниләре белән фикер алышканнан соң мәктәп формасы таләпләрен мөстәкыйль билгели;
- мәктәп дәресләр вакытында кесә телефоннарын куллануны тыя.
 
фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас