+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 сентябрь 2022, 15:10

Ил тарихын яхшы беләсеңме?

3 сентябрьдә Иҗтимагый агарту үзәге Җиңү диктанты уздыру мәйданчыкларының берсе булачак.

Ил тарихын яхшы беләсеңме?Ил тарихын яхшы беләсеңме?
Ил тарихын яхшы беләсеңме?
Ил тарихын белгән һәм яраткан кешеләргә белемнәрен тикшерү өчен яхшы мөмкинлек бар.
Барыгызны да 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Бөтенрусия тарихи диктант – 3 сентябрьдә илебез мәйданчыкларында узачак «Җиңү диктанты»нда катнашырга чакырабыз. Быел илнең барлык төбәкләрендә 18 меңгә якын мәйданчык эшләячәк. Тагын 300 мәйданчык катнашучыларны чит илләрдә көтеп торачак.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы диктант үткәрү мәйданчыкларын оештыручылар исәбенә керә.
Диктантта Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында түбәндәге адрес буенча катнашырга чакырабыз: Уфа шәһәре, Зәки Валиди урамы, 40 йорт, 412 кабинет, Иҗтимагый агарту үзәге.
Приглашаем принять участие в Диктанте на площадке Общественной палаты Республики Башкортостан по адресу: г. Уфа, ул. Заки Валиди, 40, каб.412, Общественный просветительский центр.
Диктант мәйданына катнашу өчен теркәлергә кирәк булачак:

1. “диктантпобеды.рф” сайтына керегез.
2. Сайтның төп битендә мәйданчык картасын табыгыз.
3. Катнашу төбәген сайлагыз.
4. "Мәйданчыкларны карарга”төймәсенә басыгыз.
5. Картада яки мәйданчыклар исемлегендә үзегез теләгән мәйданчыкны сайлагыз.
6. “Монда катнашырга" төймәсенә басыгыз.
7. Мәйданчыкта теркәлү өчен үзегез турында мәгълүмат калдырыгыз.
Шулай ук катнашучының исем-фамилиясен Диктант билгесе белән nko-rb@mail.ru почтасына язуы сорала.
Диктантта катнашучыларга 25 бирем үтәргә туры киләчәк, аны үтәү өчен 45 минут бирелә.
Белешмә өчен телефон: 8 (347) 218-12-52.

Фото: nowbibl.ru




 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас