

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белем көненә багышланган студентлар фестивалендә булды. Төбәк җитәкчесе республика яшьләрен яңа уку елы башлану белән котлады.
- Хәерле кич, яшьләр, студентлар! Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар!
Сезне тормышыгызның яңа этабы башлану белән котлыйбыз.
Без сезне монда иң әһәмиятле сүзләрне әйтер өчен чакырдык.
Беренчедән. Сез - иң яхшылары! Шуны белегез. Мин тулысынча ышанам, республика илебезнең иң яхшы төбәге булсын өчен күпмедер вакыттан соң сез эстафетаны бездән алып, Башкортстанны алга таба үстерәчәксез, аны көчлерәк итәчәксез.
Икенчедән. Сез - молодцы! Керү имтиханнарының авыр этабы аша үттегез. Һәм иң яхшы республика югары уку йортларын сайладыгыз.
Ел саен безнең университетлар, институтлар һәм һөнәри уку йортлары куәтлерәк була бара. Сезгә шуны вәгъдә итәм - без бу эшне дәвам итәчәкбез, сез дипломыгыз һәм алган белемегез сыйфаты белән горурланачаксыз.
Өченчедән. Сез үзегезнең гүзәл, яшь тормышыгызның яңа этабына керәсез. Бу уку гына түгел. Бу шатлык та, танышу да. Бәлки, икенче ярыгызны да очратырсыз.
Студент көннәрегезне бәхетле, дәртле үткәрегез. Һәм, иң мөһиме, Башкортстаныбызны үстерегез, аны яратыгыз, Ватаныбызны яратыгыз.
Бәйрәм белән! - диде ул.