

Моңа Президент Владимир Путин башлангычы белән мәктәп биналарын капиталь ремонтлауны күздә тотучы федераль программа булышлык итә.
Шунысы куанычлы, анда өстенлек авыл мәктәпләренә бирелә. 2026 елга кадәр Президент программасына республиканың 365 мәктәбе кертелгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф буенча республика киңәшмәсендә белдерүенчә, капиталь ремонтка федераль бюджеттан гаять зур средстволар җәлеп ителә. Искергән мәктәп биналарын яңарту буенча максатлы эш үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. 2026 елга һәр икенче бинага капиталь ремонт ясалачак.
Ил Президенты программасы буенча яңартылган ике мәктәп 1 сентябрьдә Благовар районында да ишекләрен ачачак. Таң авылы мәктәбе бинасы, мәсәлән, 1964 елда төзелгән, шуннан соң биредә күләмле ремонт эшләре үткәрелмәгән.
-Бу мәктәптә мин дә укыган идем, - ди Благовар районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Ишмәтов. - Яңартылганнан соң аны хәзер танырлык түгел, ул районның иң күркәм мәктәпләренең берсе саналырга хаклы. Ул, чын мәгънәсендә, Таң авылына ямь биреп тора. Ремонт эшләре барышында бина тулысынча яңартылды, биредә түбә, идәннәр алыштырылды, яңа тәрәзәләр куелды, уку кабинетлары яңа төс алды.
Заманча яңа җиһазлар урнаштыру мәктәпне тагын да матурлады. Бердәм тырышлык белән мәктәп ихатасы төзекләндерелде. Бер сүз белән әйткәндә, яңартылган Таң мәктәбе хәзер тоташ район горурлыгы булып тора.
Шундый ук күркәм үзгәрешләр Русия Президенты программасы буенча яңартылган Кашкалаша мәктәбенә дә хас. Мәктәп директоры Хәлим Гыйльвановның бу уңайдан куанычы зур, яңа уку елын укучылар һәм педагогик коллектив рух күтәренкелеге белән каршылый.
Фото: Благовар районы мәгариф бүлеге сайтыннан.