+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 сентябрь 2022, 03:02

Грантны быел кемнәр алыр?

Авыл укытучыларына акчалата ярдәм күрсәтелә.

Грантны быел кемнәр алыр?Грантны быел кемнәр алыр?
Грантны быел кемнәр алыр?


Башкортстанда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантларны 2019 елның июнендә Башкортстан Башлыгы указына ярашлы расладылар, ул вакытта ярдәм күләме 600 мең сум иде. Грант алучыларны конкурс барышында Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели. Узган елда 100 авыл укытучысы грант алды. Шулар арасында Бакалы районыннан да яшь педагоглар: Руслан Азаматов, Надежда Алчинова, Светлана Әхмәтҗанова, Алсу Батырова, Светлана Вәлиева, Ирина Воронцова, Елена Ермакова, Мария Исхакова бар иде.

Кызганычка каршы, 2022 елдан авыл педагоглары өчен еллык грантлар санын дүрт тапкыр киметтеләр. Шулай итеп, акча 25 педагогка биреләчәк.

Быел дәүләт ярдәме күләме 690 мең сум тәшкил итәчәк. Грантка дәгъва итүчеләр арасында Бакалыдагы 1нче мәктәпнең яшь белгече Юлия Зарубина да бар.

Юлия Ивановна 2012 елда Туймазы педагогия колледжын һәм 2017 елда Башкорт дәүләт университетын «Педагогик белем» белгечлеге буенча тәмамлаган. Ул югары һөнәри осталыкка ия, белемен практикада һәм педагогик эшчәнлектә нәтиҗәле файдалана. Аны коллегалары һәм җитәкчелек югары эрудицияле, иҗади энергияле һәм педагогикага гашыйк укытучы, дип бәяли. Сыйныф җитәкчесе буларак, Юлия Ивановна укучыларны җаваплы, эш сөючән, игелекле итеп тәрбияли.

Фото: Идрис Сәетгалиев.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас