+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 сентябрь 2022, 09:10

Тиздән илнең иң шәп укытучысы билгеле булачак

Башкортстан укытучылары “Классная тема" телешоуы дәресләрен көтә.

Тиздән илнең иң шәп укытучысы билгеле булачакТиздән илнең иң шәп укытучысы билгеле булачак
Тиздән илнең иң шәп укытучысы билгеле булачак
Илнең иң шәп укытучысын тиздән "Россия 1” телеканалында “Классная тема” гранд-шоу финалында күрербез — беренче сайлап алу этабы тәмамланды.
Тамашаның икенче сайлап алу этабына бөтен илдән 34 педагог чыкты. Алар арасыннан ачык тавыш бирүдә җиде педагог сайланачак. Нәкъ менә алар эфирда үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк — танылган галимнәргә, космонавтларга, музыкантларга, театр һәм киноның популяр артистларына дәресләр бирәчәк.
Башкортстан укытучылары ярымфиналга узмады. Ләкин алар проектның тәмамлануын зур кызыксыну белән көтә.

— "Классная тема" конкурсында катнашу бик мавыктыргыч һәм мәгълүматка бай булды. Әйе, мин алга таба үтә алмадым. Мин моны җиңелү дип кабул итмим, курыкмадым, оялмадым, гариза җибәрүемнән канәгатьмен. Миңа күпме кеше ярдәм иткәнен күрдем, — дип сөйли Мәләвез шәһәренең 8нче мәктәбендә география укытучысы Наталья Кунакбаева. — “Классная тема” телешоу җиңүчеләре дәресләрен, бигрәк тә география дәресләрен бик теләп карыйм.

— Миңа бәйгене үткәрүнең гадәти булмаган форматы ошады, конкурста катнашучыларның визиткаларын караганда искиткеч тәэссоратлар алдым, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Октябрьский 22нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айгөл Хаҗиева. — Мин оештыручыларга аңлаулары һәм күңелле аралашулары өчен бик рәхмәтле. "Классная тема" бәйгесенә югары рейтинглар, ныклы һәм профессиональ яктан көчле конкурсантлар телим.

Исегезгә төшерәбез, “Классная тема” тамашасын Президент Владимир Путин кушуы буенча “Россия” телеканалы һәм Русия Мәгариф министрлыгы “ВКонтакте” социаль челтәре ярдәмендә оештырды.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас