Башкортстанда укытучылар тешләрен мәктәп стоматология кабинетларында бушлай дәвалый алачак. Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров тиешле күрсәтмә бирде.
"Кабинетлар заманча, без анда супер заманча җиһазлар сатып алдык. Авылларда бигрәк тә укытучыларга анда килергә һәм дәваланырга мөмкинлек булсын. Без бу хакта килештек бит", - диде төбәк Башлыгы.
Билгеле булуынча, Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елында 11 стоматология кабинеты эшли башлады. Программа “Мәгарифтә күтәрелеш” проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2019 елдан алып республикада гомуми белем бирү оешмаларында 80 теш табибы кабинеты җиһазланган.
Фото: ufa.aif.ru