+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 сентябрь 2022, 12:10

Форумга үз эшенең осталары җыелачак

Башкортстаннан 25 укытучы Мәскәүгә сыйныф җитәкчеләре форумына юлланачак.

Форумга үз эшенең осталары җыелачакФорумга үз эшенең осталары җыелачак
Форумга үз эшенең осталары җыелачак
Агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә сыйныф җитәкчеләренең II Бөтенрусия форумы узачак. Форумда катнашу өчен бөтен илдән 64 000 педагог гариза биргән — быел мәктәп педагогларына колледжлардан төркем кураторлары да кушыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалга 1 300 педагог чакырылды, алар арасында — Башкортстаннан 25 укытучы.

Карина Әһәдуллина,
Иглиндагы 5нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
— Мин форумга чакыруыма бик шатмын! Мондый мөмкинлек һәркемгә дә тәтеми. Беренче чиратта, мин үз эшемдә куллану өчен тәҗрибәле педагоглардан белем үзләштерәсем килә. Бу форумда акыллы, талантлы кешеләр, үз эшләренең осталары җыелачагына ышанам. Мине яңа кызыклы танышулар көтүенә ышанам.

Алсу Әскарова,
Уфа шәһәренең 1нче полилингваль гимназиясе педагогы:
— Мин һәр көнне укучыларыма укырга уңайлы булсын дип тырышам. Төрле алымнарны һәм эш ысулларын сынап карыйм, белем багажының артуын телим. Мин форумнан бик күп яңа нәрсәләр алып кайтырмын дип уйлыйм. Укытучы — бик яхшы һөнәр. Мондый форумнар сыйныф җитәкчеләренә белем генә түгел, илһам да, үз-үзләренә ышаныч та бирә.

Надежда Рычагова,
Бәләбәй районы Әскар авылының 41нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы:
— Форумны оештыручылардан хат алгач, шатлыгым чиксез булды. Нәкъ шундый хисләрне соңгы тапкыр үземне укырга кергән студентлар исемлегендә күргәч кичергән идем. Мин нәрсә көтәм? Форум — минем үсеш ноктасы: яңа кешеләр белән танышу, идеяләр һәм тәҗрибә уртаклашу, күпсанлы сорауларга җавап алу, шулай ук фикердәшләр, үз һөнәрләренә гашыйк кешеләр белән якыннан аралашу мөмкинлеге.

Зимфира Йосыпова,
Нефтекама шәһәренең инвалид балалар өчен Республика дистанцион белем бирү үзәгендә сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче:
— Мондый форумнар һичшиксез кирәк! Тәҗрибә уртаклашу - балалар белән эшләүдә зур плюс. Ә коллегалар белән якыннан аралашу — алыштыргысыз нәрсә.

Исегезгә төшерәбез: сыйныф җитәкчеләренең I Бөтенрусия форумы үткән елның 9-10 октябрендә Мәскәүдә узды, анда илнең барлык төбәкләреннән 1000гә якын педагог катнашты.

Фото: hisizvest.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас