+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Сентября 2022, 04:55

Илле елга беренче капиталь ремонт

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ирек Зарипов Стәрлетамакта саңгырау һәм начар ишетүче укучылар өчен коррекция интернат-мәктәбендә булды. Биредә “Бердәм Русия” партиясе проектының “Яңа мәктәп” программасы кысаларында эшләнгән капиталь ремонт тәмамланып килә.

— Мондый эш мәктәп тарихында беренче тапкыр башкарылды, — диде Ирек Зарипов. — Бу — 1969 елда төзелгән бина. Монда элегрәк түбә һәм электр белән тәэмин итү системасы ремонтланган, ә фасадка, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылыту, ташландык суларны агызу системаларына һәм мәктәп биналарына капиталь ремонт беркайчан да ясалмаган.

Җиһазлар да бу күләмдә беркайчан да яңартылмаган.

Депутат сүзләренә караганда, капиталь ремонтка —16 миллион, җиһазларга 6,5 миллион сумнан артык акча бүленгән. Мәктәптә яңартылган китапханә ачылган, заманча җиһазлар, компьютерлар, белән җиһазландырылган яңа физика, биология, химия, информатика сыйныфлары барлыкка килгән.

1 сентябрьдә интернат-мәктәп 150 баланы кабул итте.

Илле елга беренче капиталь ремонт
Илле елга беренче капиталь ремонт
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас