+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 сентябрь 2022, 06:55

“Әти-әни көндәлеген дәвам итәбез”

Күгәрчен районының Күгәрчен мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирүче Фәйрүзә Искәндәрова - укытучылар династиясен дәвам итүче мөгаллимә.

“Әти-әни көндәлеген дәвам итәбез”“Әти-әни көндәлеген дәвам итәбез”
“Әти-әни көндәлеген дәвам итәбез”
Аның туган мәктәбендә хезмәт сала башлавына 35 ел үткән. Бу еллар эчендә ул күпме кызлар һәм малайларга төпле белем һәм тәрбия биргән, укучылары бөтен яклап та камил кешеләр булып үссен өчен барлык көчен салган. Бүген дә үз эшен яратып башкаручы Фәйрүзә Барый кызы балалар арасында, туган тел сагында торучы ихлас җанлы укытучыларның берсе ул.

Әнисе Фәүзия Шәфыйгулла кызы да Күгәрчен мәктәбендә хаклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфлар укыткан. Әйтерсең лә Фәйрүзә балачактан ук бу мәктәптән китеп тә тормаган диярсең, тәпи киткәч тә әнисе белән шушы белем учагының бусагасын атлап кергән. Аның беренче укытучысы да әнисе булган. Әтисе Барый Вәлиулла улы да биредә шофер булып эшләгәнгә күрәме, Ваһаповлар гаиләсенә мәктәп икенче йортлары кебек бик якын була.

Барый абый белән Фәүзия апа биш балага соклангыч тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итәләр. Гаиләдәге дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызын Барый абый аеруча ярата. Фәйрүзәнең дә, әнисе кебек үк, укытучы булуын тели ул. Үзе дә кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз мәктәп тәмамлагач, Стәрлетамак педагогия институтына юл тота. 1987 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайта. Ваһаповлар гаиләсендә тагын бер педагог: Кәбир Барый улы озак еллар Баймак районында техникумда укыта, соңгы вакытта балалар сәнгать мәктәбендә эшли.

— Мин мәктәптә укыта башлаганда әнкәй хаклы ялда иде инде, ләкин аның акыллы сүзләре, фәһемле киңәшләре һәрвакыт ярдәмгә килде. Ул бик тыныч холыклы, басынкы, балаларга ягымлы карашлы укытучы иде. Шуңадыр да, пенсиядә булганда да элекке укучылары өйгә килеп, хәлен белеп тордылар. “Кеше гомере кыска, кадерен белеп яшәгез. Кешенең рәнҗешен ала күрмәгез”, дип еш әйтә иде әнкәй, —ди Фәйрүзә Барый кызы.

Әйе, Фәүзия апа белән Барый абый 55 ел тигез гомер итеп, ихтирамга лаек матур тормыш юлы үткәннәр. Ләкин аларның балачагы, яшьлек еллары бик авыр заманга, дөреслекне таба алмыйча, кеше кешедән курка торган гаделсезлек чорына туры килә.

— Әтиемнең балачагы бик аяныч үткән, аны, “кулак баласы” дип, мәктәпкә дә, колхозга да алмыйча, читкә какканнар. Үсмер вакытында ук ФЗОда укып, бала көче җитмәстәй авыр эшкә җибәргәннәр. Сугыштан соңгы елларда Октябрьский шәһәрендә тимер юл салуда, армия хезмәтеннән соң Совет Гаване шәһәрен төзүдә катнаша. Анда урман кисеп, йортлар салуны, ачлык-ялангачлык кичергән вакытларын әрнеп исенә төшерә иде. Әтинең гомер буе бер зур хыялы булды: үз башыннан үткән вакыйгаларны тасвирлап язып, китап итеп чыгарасы килде. Без күргәннәр калын китап язарлык, дип еш әйтә иде ул, — дип сүзен дәвам итә мөгаллимә.

Авыл кешесенең вакыты җитмиме, әллә дәрт биреп җиткермиме, китап чыгарта алмый Барый абый. Аның каравы, Ваһаповларның өендә Фәүзия апа белән Барый абыйның чиратлашып язган күңел дәфтәре була. Алар үзләре аны: “Гаилә тарихы язмалары” дип йөртә торган була.

— Бу дәфтәр безнең гаиләдә күз карасыдай саклана. Әти белән әнкәй безнең арада юк инде, аларның истәлеге булып калган дәфтәрне барыбыз бергә җыелышканда елый-елый укыйбыз, әткәйнең мәзәкләреннән көлешеп тә алабыз. Хәзер инде тарихка әйләнгән язмаларны балалар да, оныклар да яратып укый, — ди Фәйрүзә Барый кызы.

Мәктәптә әллә ни уку тимәсә дә, Барый абыйның Ходай биргән сәләте булгандыр, күрәсең, ул ишеткән-күргәннәрен, кыска гына хикәятләр кебек, язып барган. Бу дәфтәрдә “Күгәрчен авылы мәзәкләре” аерым урын алып тора. Фәйрүзә ханым шуларның берничәсен безгә дә укып ишеттерде.

“Хәмидулла, кола бия, аллаһу әкбәр!"
1925-30 елларда, агай-эне ярышып дөнья көткән чакта, урак өсте вакытында була бу хәл. Сәхиулла зурәти балалары белән аш ашап, чәй эчеп утыра икән. Карт кулындагы чынаягын өстәлгә куяр-куймастан: ”Хәмидулла, кола бия, аллаһу әкбәр”, —дип амин тоткан. Янәсе, син кола бияне җигә тор, дип әйтергә уйлаган. Бик кабаланучан карт иде, урыны оҗмахта булсын.

"Өшкергән"
Магниткага ат белән көнбагыш сатарга йөри торганнар иде. Садрый, Шәһит, Чулый Әхмәт исем-кушаматлы безнең авыл кешеләре Әбделкәрим авылында ат ашатырга бер йортка туктаганнар. Йорт хуҗасының бердәнбер кызлары бик авырып ята икән. Садрый карап торган да: “Кая, булмаса, өшкереп карыйм”, - дигән. Тәһарәт алып керәм, дип, чыгып киткән дә ат тизәгеннән 2-3 корт алып кергән. Теге кызны бөркәндереп, алдына тәлинкә белән су куеп, укшырга кушкан. Менә тәлинкәгә корты төште, шәбәер, дип, ашап-эчеп, юлга чыгып киткәннәр. Өч-дүрт көннән әйләнеп килсәләр, боларны әйдәләп, зурлап каршы алганнар. Теге кыз, чыннан да, шәбәеп, йөгереп йөри икән. Боларны кундырып, сыйлап, рәхмәтләр әйтеп озатып калганнар.”

Фәйрүзә ханым әйтүенчә, хәзер бу дәфтәрне алар үзләре дәвам итә. Әти-әнидән калган “гаилә тарихына” яңа битләр өстәлә бара. Уйлап карасаң, гомере буе укытучы булып эшләгән кешенең күңел түрендә җыелган хатирәләрен язмыйча мөмкин дә түгелдер. Мондый җаваплы һәм авыр эштә һәрвакыт терәк булырлык якыннарың, ышанычлы кешеләрең булуы да бик мөһим. Ире Хәлил Ислам улы - нәкъ шундый кеше дә. Ул гомер буе мал табибы булып эшләгән. Фәйрүзә Барый кызы белән Хәлил Ислам улы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына сөенәләр. Кызлары Флүзә дә, картәнисе һәм әнисе кебек, педагог һөнәрен сайлаган.

Фәүзия Барый кызы - сабыйлар күңеленә туган телебез аша изгелек, намуслылык, кешелеклелек сыйфатларын салучы мөгаллимәләрнең берсе. Ул укучыларын республикада чыккан гәзит-журналлар белән дә таныштырып бара, безнең “Әллүки”не дәресләрендә оста файдалана. Тырыш хезмәте өчен Фәйрүзә Барый кызына “Мәгариф отличнигы” исеме бирелгән.

— Гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган әниемнең бер генә дәрәҗәле исеме дә, бүләге дә булмады. Шуңа да бу исемне алганда әнием белән икебезнең хезмәтебезгә бәһа дип кабул иттем. Мин аның эшен лаеклы дәвам итә алуым белән чиксез горурланам, — ди мөгаллимә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас