+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 сентябрь 2022, 06:50

Туган тел укытучылары форумга җыела

Башкортстанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы үтәчәк.

Туган тел укытучылары форумга җыелаТуган тел укытучылары форумга җыела
Туган тел укытучылары форумга җыела
9-10 сентябрьдә "Зеленая роща" шифаханәсе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы узачак.
Чарада 280 кеше, лицей һәм гимназия җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү оешмаларының туган тел укытучылары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслек һәм укыту-методик әсбаплар авторлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән ана теле укытучылары катнашачак.

Форумны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бәдранов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашачак.
Беренче көнне педагоглар "smart-мәктәпләр. Полилингваль һәм билингваль белем", "ZА Россию. ZА Башкортостан. ZА родной язык", " "Мәгариф флагманнары. Башкорт теле", "Белем бирү мохите. Туган телләр", "Медиа-киңлектә туган телләр. Яңадан башлау " (санлы белем бирү ресурслары)," Балачак территориясе" (мәктәпкәчә белем бирү) тематикалары буенча мәгариф кластерларында катнаша алачак.

Панель дискуссияләрне "Мәктәпкәчә белем бирү һәм гаилә тәрбиясе", "Инновацион милли һәм полилингваль мәктәпләр", "Гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында башкорт теле", "Гомуми һәм өстәмә белем бирү системасында туган телләр", "Этномәдәни һәм патриотик тәрбия" темалары буенча оештыру планлаштырыла.
Беренче көн азагында педагогик хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылачак.
Форумның икенче көне "Торатау" Конгресс-холлында үтәчәк, анда түбәндәге юнәлешләр буенча тематик күргәзмәләр оештырылачак: мәктәпкәчә белем бирү системасында туган телләр, республиканың инновацион мәктәпләре, полилингваль белем, өстәмә, урта һөнәри белем бирү системасында туган телләр, Русия төбәкләрендә башкорт телен өйрәнү. Моннан тыш, Милли белем бирү буенча ресурс үзәгенең, Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының, Башкорт, урыс (туган) һәм башка туган телләр һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең, БДУның, М. Акмулла исемендәге БДПУның күргәзмә экспозицияләре мәгълүмати технологияләрне куллануга багышланачак.
Форумның икенче көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу көтелә. Анда укытучылар, тәрбиячеләр һәм педагоглар туган телләрне популярлаштыруга, мәктәпкәчә учреждениеләрдә туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән яңа идеяләр тәкъдим итә алачак.

Чара ахырында Радий Хәбиров туган тел һәм әдәбият укытучыларын Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләячәк.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас