Бүген "Зеленая роща" шифаханәсе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы ачылу тантанасы үтте.
Анда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнаштылар.
— Хөрмәтле укытучылар, форумда катнашучылар, кунаклар! Республикада туган телләр төбәкара форумы үтүенә бик шатбыз.
Бу - бик мөһим чара. Республика Башлыгы Радий Хәбиров туган телләр укытуга зур игътибар бүлә һәм әлеге форум - моның ачык мисалы. Форумда төбәктә өйрәнелгән барлык туган телләр вәкилләре катнаша. Республикада полилингваль белем бирү юнәлешен үстерү — Хөкүмәтнең өстенлекле бурычларының берсе. Форумның мөмкинлекләре белән тулысынча файдаланыгыз, үзегезне борчыган барлык сорауларны җиткерергә тырышыгыз. Без, әлбәттә, сезне борчыган мәсьәләләрне беләбез. Бу чарада үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикер алышып, күп кенә сорауларны хәл итүнең яңа чишелешен табарсыз, дип ышанабыз, — диде, тантаналы чараны ачып, Азат Бадранов.
Чарада 280 кеше, лицей һәм гимназия җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү оешмаларының туган тел укытучылары, туган тел укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслек һәм укыту-методик әсбаплар авторлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән ана теле укытучылары катнаша.
Форум Милли костюмнар көненә туры килүе белән дә бик әһәмиятле. Милли киемнәрдәге төрле милләт вәкилләре бизәлгән тирмәләрендә кунакларны каршы алып, чарага бәйрәм рухы өстәде. Биредә балалар яратып һәм кызыксынып шөгыльләнә торган татар, башкорт, чуваш, мари, поляк, украин, әрмән якшәмбе һәм милли мәктәпләре күргәзмәләр оештырды, бай экспозицияләр тәкъдим итте.
Беренче көнне педагоглар "smart-мәктәпләр. Полилингваль һәм билингваль белем", "ZА Россию. ZА Башкортостан. ZА родной язык", " "Мәгариф флагманнары. Башкорт теле", "Белем бирү мохите. Туган телләр", "Медиа-киңлектә туган телләр. Яңадан башлау " (санлы белем бирү ресурслары)," Балачак территориясе" (мәктәпкәчә белем бирү) тематикалары буенча мәгариф кластерларында фикер алыша.
"Мәктәпкәчә белем бирү һәм гаилә тәрбиясе", "Инновацион милли һәм полилингваль мәктәпләр", "Гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында башкорт теле", "Гомуми һәм өстәмә белем бирү системасында туган телләр", "Этномәдәни һәм патриотик тәрбия" темалары буенча оештырылган панель дискуссияләрдә тәрбиячеләр, укытучылар укыту-тәрбия алымнары белән уртаклаша, балаларны милли мохиттә тәрбияләү турында сөйләшә.
Форумның икенче эш көне "Торатау" Конгресс-холлында дәвам итәчәк.