

Эльза Мөхәммәтҗанова татар теле һәм әдәбияты буенча 2001-2003 елларда Казан шәһәрендә үткән төбәкара олимпиадада өч ел рәттән җиңүче исеменә ия була, истәлекле бүләкләрдән тыш, Казан дәүләт университетына һәм Башкорт дәүләт университетына имтиханнарсыз кабул ителүгә хокук бирүче танытма ала. Уфа якынрак булгач, БДУның филология факультетын сайлый.
Күңелле студент еллары сизелми дә үтеп китә. Дипломлы белгеч бәхетне чит тарафлардан эзләми, туган районына, туган авылы Мәскәүгә эшкә кайта. Беренче көннән үк укучыларының да, хезмәттәшләренең дә абруен яулый.
- Мин бит укытучылар династиясеннән, - ди Эльза Риза кызы. - Әнием яклап безнең нәселдәге укытучыларның гомум хезмәт стажы 280 ел!
Эльза Риза кызының туган авылы мәктәбендә эш башлавына 13 елдан артып киткән. Бу вакыт эчендә ул һөнәрендә зур уңышларга ирешкән. Аның укучылары һәрдаим Казан дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан оештырылучы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаша һәм җиңү яулый. Мисал өчен, үткән уку елында Эльза Риза кызының укучысы Наилә Һадыева (11нче сыйныф) Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты үткәргән олимпиада җиңүчесе булган, ә Камилла Фәрәхетдинова (шулай ук 11нче сыйныф укучысы), татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың республика һәм төбәкара этапларын уңышлы үтеп, аның Казанда узачак халыкара этабына чакыру алган. Эльза Мөхәммәтҗанованың укучылары ел саен “Җанлы сүз” республика иҗади бәйгесендә дә катнаша һәм бүләкләнә.
Үз эшен барлык сәләтен салып, күңелен биреп башкаручы укытучы 2019 елда - республикабыз Башлыгының авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга тәгаенләнгән грантына (600 мең сум күләмендә), 2020 елда Русия Федерациясе Президенты грантына (200 мең сум күләмендә) лаек булган.
Туган телебезне саклау өлкәсендә армый-талмый хезмәт салучы укытучыга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
Фото: Э. Мөхәммәтҗанованың шәхси архивыннан