+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 сентябрь 2022, 07:35

Римма Үтәшева: “Башкортстанда туган телләрне укыту иң җитди игътибар үзәгендә!”

Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы бара.

Римма Үтәшева: “Башкортстанда туган телләрне укыту иң җитди игътибар үзәгендә!”Римма Үтәшева: “Башкортстанда туган телләрне укыту иң җитди игътибар үзәгендә!”
Римма Үтәшева: “Башкортстанда туган телләрне укыту иң җитди игътибар үзәгендә!”
“Кызыл таң” гәзите редакциясе Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Республика татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшевага әлеге мөһим чара уңаеннан фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать итте.

— Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы - бик вакытлы һәм кирәкле чара. Укытучылар киләчәк буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Соңгы чорда республикада милли мәгарифне, шул исәптән татар теле укытылган белем бирү учреждениеләрен үстерүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга, яңаларын төзүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, бүген республикада татар телен укыту 572 гомуми белем бирү оешмасында алып барыла, 38 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә. Шул исәптән биш татар гимназиясе — Бәләбәй шәһәре Татар гимназиясе, Уфада 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре, Стәрлетамакның 5нче Татар гимназиясе һәм Октябрьский шәһәренең 11нче Татар гимназиясе эшләп килә. Тагын бер шатлыклы вакыйга: узган ел башында Нефтекама шәһәрендә “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Туган телебез, шулай ук өстәмә белем бирү системасында өч милли якшәмбе мәктәбендә — Уфа шәһәрендәге 1нче һәм 2нче Татар якшәмбе мәктәпләрендә һәм башкаланың “Дебют” балалар иҗат үзәгендә өйрәнелә. 2020 елда безнең оешма каршында укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр өчен 1-9нчы сыйныф укучыларына татар теле дәреслекләре әзерләүче иҗади коллектив эшләде. Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә методик әсбапларны әзерләү, 3 семинар, 1 конференция үткәрү каралган булса, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә әлеге китаплар ел ахырына басылып та чыкты. Гомумән, балаларын татар телендә укытырга теләүчеләргә бернинди дә каршылыклар юк. Ә менә күпчелек ата-аналарның балаларын урыс телле сыйныфларга бирергә тырышуы — чыннан да, күңелгә борчу сала. Бу җәһәттән милләттәшләребезнең үзаңын күтәрү буенча эшлисе дә эшлисе әле, — дип үз фикере белән уртаклашты Римма Әмир кызы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас