

2022-23 уку елында Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында 79 "Шәйморатов сыйныфы" ачылды. Бүген "Авангард" хәрби-патриотик тәрбия үзәгендә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Күчмә Кубокка "Җәйге Шәйморатов уеннары" уздырылды.
Чараны тантаналы рәвештә Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева ачты.
Республиканың гомуми белем бирү оешмаларыннан әлеге уеннарда катнашучы 40 команда сайлап алынды. Ярышларның программасы бик тыгыз булды. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Укучылар үзләренең тизлекләрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, бердәмлеген һәм командада көрәшә белүләрен күрсәтте.
-10нчы Күмертау урта мәктәбенең "Шәйморатов сыйныфы" командасы "Җәйге Шәйморатов уеннарында" абсолют җиңүче һәм Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Күчмә Кубок иясе булды. Иң яхшы 20 команда арасында Архангель, Белорет, Благовар, Зилаер, Илеш, Калтасы, Кушнаренко, Стәрлебаш, Тәтешле, Нуриман, Уфа районнары һәм Салават, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре командалары бар иде, - дип шәрехләде мәгариф идарәсе башлыгы Илдус Каһарманов.
"Җәйге Шәйморатов уеннары" җиңүчеләре Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфа шәһәрендә Республика көнендә һәйкәл ачуда катнашачак.