+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 Сентября 2022, 13:15

Башкортстанда “Балачакны кайтару” округ фестивале старт ала

Чарада Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 400гә якын үсмер катнашачак.

Башкортстанда “Балачакны кайтару” округ фестивале старт алаБашкортстанда “Балачакны кайтару” округ фестивале старт ала
Башкортстанда “Балачакны кайтару” округ фестивале старт ала
14-18 сентябрьдә Уфада Идел буе федераль округы төбәкләреннән катнашучылар — ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләрнең финал очрашуы узачак.

Фестиваль түбәндәге конкурс юнәлешләрен берләштерәчәк:
волейбол, мини-футбол, стритбол, шашка, өстәл теннисы буенча «Идел буе спорт Олимпы» укучылар спартакиадасы;
вокал, бию, нәфис сүз, оригиналь жанр буенча «Балачак йолдызлары» балалар иҗаты конкурсы;
«Ума палата» интеллектуаль-үстерүче уен;
«Кулинария осталыгы» конкурсы;
декоратив-гамәли иҗат, уенчыклар ясау, конструкция һәм дизайн буенча «МастерОк» күргәзмәсе.

16 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән сәгать 10.00да нон-стоп режимында «МастерОК» гамәли иҗаты күргәзмәсендә катнашучыларның иң яхшы эше өчен “тавыш бирү” оештырылачак. Бәйгенең трансляциясе фестивальнең фестивальдетства.рф. рәсми сайтында узачак.
Конкурс программасыннан тыш, фестивальдә катнашучыларны күп кенә интерактив мәйданчыклар көтә.

— «Балачакны кайтару " проекты ятим балаларны танып-белү, мәдәни, спорт характерындагы төбәк һәм округ чараларында катнаштыруга һәм һәр баланың потенциалын уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән. Ул 2009 елдан бирле Русия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында үткәрелә. 2020 елдан башлап фестивальнең округ этабы Башкортстанда уза, — дип билгеләп үтте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

“Балачакны кайтару” округ фестивалендә катнашучылар барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

 
Фото:pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас