

Уфада узган туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумына лицей һәм гимназия җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү оешмаларының туган тел укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслек һәм укыту-методик әсбаплар авторлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән ана теле укытучылары җыелды.
Мөһим чараның пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе үзенең чыгышында милли мәгарифне алга таба үстерүнең төп бурычларын билгеләде. Алар арасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү дә бар.
“Кичәге чыгарылыш сыйныф укучылары бүген илебезне саклый. Бездә өч Русия Герое бар. Максим Серафимов – урыс, Тамерлан Илһамов – башкорт, Игорь Насыйбуллин удмурт милләтеннән. Кызганычка каршы, бу егетләр махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә, Ватанны саклаганда һәлак булды. Шушы авыр вакытта безнең зур, күпмилләтле илебез, анда яшәүче барлык халыклар берләште. Бу безнең төп байлыгыбыз һәм аны сакларга тиешбез.
Бүген Донбасста сугышкан егетләр төрле телләрне – урыс, башкорт, татар, удмурт, мари, чуваш телләрен укыган. Алар шушы телләр һәм мәдәниятләр төрлелегендә һәм бердәмлектә төп көч һәм төп байлык туплаган. Бүген Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы уза, инде өченче тапкыр. Бу һөнәр – бүген иң мөһиме. Нәкъ менә шушы кешеләр балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, традицияләр, бай мәдәният турында сөйли, башка халыкларны хөрмәт итәргә өйрәтә, Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияли”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанда республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Ул, шулай ук, полилингваль мәктәпләр челтәрен үстерүгә, анда балаларның туган телне һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнүенә, яңа укыту методикасын кертүгә, уку материалларын санлаштыруга зур игътибар бирелүе турында да билгеләп үтте.
Радий Хәбиров шулай ук педагогик җәмәгатьчелеккә, төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, туган телләрне укытуның иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен һөнәри мәйданчык булдыру турында уйларга тәкъдим итте. Бу күпмилләтле республика өчен бик мөһим.
Президент Владимир Путин башлап җибәргән федераль капиталь ремонт программасы ярдәмендә мәктәпләрне төзекләндерү нәтиҗәләрен төбәк җитәкчесе югары бәяләде. Ике ел эчендә аның буенча 197 мәктәп ремонтланачак. Бу максатларга 9 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
— Без барлык мәктәпләрне дә модернизацияләү максатын куябыз. Укучылар һәм укытучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз, – диде Радий Хәбиров. — Ә сездән, хөрмәтле педагоглар, киләчәктә укыту методикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр көтәбез.
Тантаналы чарада республика Башлыгы туган тел һәм әдәбият укытучыларына, педагогик хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Укытучылар форумының программасы бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды. Аны ачу тантанасы һәм беренче эш көне “Зеленая роща” шифаханәсе базасында үтте. Форумны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашты.
Чара Милли костюм көне белән туры килүе белән дә бик әһәмиятле булды. Милли киемнәрдәге төрле милләт вәкилләре бизәлгән тирмәләрдә кунакларны каршы алып, чарага бәйрәм рухы өстәде. Биредә балалар яратып һәм кызыксынып шөгыльләнә торган татар, башкорт, чуваш, мари, поляк, украин, әрмән якшәмбе һәм милли мәктәпләр күргәзмәләр оештырды, бай экспозицияләр тәкъдим итте.
Беренче көнне педагоглар “smart-мәктәпләр. Полилингваль һәм билингваль белем”, “ZА Россию. ZА Башкортостан. ZА родной язык”, “Мәгариф флагманнары. Башкорт теле”, “Белем бирү мохите. Туган телләр”, “Медиа-киңлектә туган телләр. Яңадан башлау” (санлы белем бирү ресурслары), “Балачак территориясе” (мәктәпкәчә белем бирү) тематикалары буенча мәгариф кластерларында фикер алышты.
“Мәктәпкәчә белем бирү һәм гаилә тәрбиясе”, “Инновацион милли һәм полилингваль мәктәпләр”, “Гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында башкорт теле”, “Гомуми һәм өстәмә белем бирү системасында туган телләр”, “Этномәдәни һәм патриотик тәрбия” темалары буенча оештырылган панель дискуссияләрдә тәрбиячеләр, укытучылар укыту-тәрбия алымнары белән уртаклашты, балаларны милли мохиттә тәрбияләү буенча фикер алышты.
“Кызыл таң” гәзите редакциясе филология фәннәре докторы, профессор,
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйповка әлеге мөһим чара уңаенан фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать итте.
— Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы бик кирәкле чара. Бүген чарага алдынгы карашлы педагоглар җыелды, алар тәҗрибә уртаклаша, яңа уку-укыту алымнары белән бүлешә, яңа уку әсбаплары, күргәзмәләр белән таныша. Соңгы елларда татар теле укытучылары өчен мондый аралашу мәйданчыклары булмады диярлек. Конкурсларда, олимпиадаларда очрашулар гына җитми, билгеле. Андый чараларда укытучыларның иҗади аралашуга вакыты калмый. Әлеге форум бик вакытлы. Төрле милләт телләре булганлыктан, аралашу да үтемле, нәтиҗәле булачак, дип саныйм. Моңа кадәр туган тел укытучыларына игътибар җитмәде, укыту сәгатьләре кыскартылу да аларның абруен төшерде. Республика Башлыгы Радий Хәбировның туган телләргә карата ачыктан-ачык ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәтен белдерүе, телләрне өйрәнүгә — игътибарны, ә укытучыларга хөрмәтне арттырды. Педагоглар уңай дәүләт сәясәтен, үзләренә булган игътибарны тоя. Һәм бу аларның кәефендә дә чагылыш тапты, — диде Илшат Насыйпов.
Эшлекле форум туган тел укытучыларында да бары тик уңай фикерләр уятты. Аларның һәркайсы коллегалары белән якыннан аралашуга, бай тәҗрибә туплауга зур өметләр баглап килгән.
— Төбәкара дәрәҗәдә мондый форумнарны уздыру фәнни-педагогик һәм иҗади җәмәгатьчелекнең игътибарын Русия халыкларының мәдәни үзенчәлекләрен һәм телләрнең күптөрлелеген саклау мәсьәләсенә юнәлтә. Туган телләр, шул исәптән татар теле укытучыларының белемнәрен киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә ярдәм итә.
Мондый форумнар укытучыларга белем генә түгел, илһам да, үз-үзләренә ышаныч та бирә. Яңа кешеләр белән танышу, идеяләр һәм тәҗрибә уртаклашу, күпсанлы сорауларга җавап алу, шулай ук фикердәшләр, үз һөнәренә гашыйк кешеләр белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә ул, — ди “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2021” һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе, Уфа районының А. М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисова.
Башкортстан полимәдәни белемнең полилингваль моделен тормышка ашыру буенча Бөтенрусия үзәге булырга планлаштыра, моның өчен республикада
тиешле шартлар тудырыла. Мәсәлән, туган телне өйрәтү төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә һәм педагогларга 15 процент компенсация түләү билгеләнгән, туган телне өйрәтүче балалар бакчалары педагоглары өчен республика һөнәри конкурсы оештырыла. 2025 елдан 2030 елга кадәр дәүләт һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерү буенча яңа дәүләт программасы эшләнә. Бу хакта форумда Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
“Безнең республика, мөгаен, Русиянең 14 милли тел өйрәнелә торган бик аз төбәкләренең берседер, төрле халыкларның мәдәни традицияләре саклана. Форумнарда ел саен кабул ителә торган карарлар яңа методикалар төзергә, яңа педагогик технологияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Шуның аркасында соңгы 3 елда без балалар һәм өлкәннәр арасында туган телләргә карата кызыксыну артуын күрәбез, аларны өйрәнү өчен сайлаучылар саны арта бара. Моңа туган телне һәм әдәбиятны уку планының федераль база өлешенә кертү дә ярдәм итте. Шул ук вакытта туган телне сайлау ата-аналарга бәйле”, — диде Айбулат Хаҗин.
Республика туган телләрне өйрәнүнең иң яхшы тәҗрибәләрен төбәк эчендә генә түгел, ә бөтен ил күләмендә гамәлгә кертү өчен шактый эш башкара. Бу бик мөһим, чөнки туган телебез аша без мәдәниятне генә саклап һәм үстереп калмыйбыз, үсеп килүче буынның — милли үзенчәлеген һәм аның аша зур илебезнең һәр гражданның гомумгражданлык позициясен формалаштырабыз.
Ике көн барган форум программасы бик бай булды. Төрле юнәлешләр буенча тематик күргәзмәләр оештырылды, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм педагогларга иркенләп аралашырга, фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга, яңа идеяләр тәкъдим итәргә мөмкинлек булды. Һәр педагог үзе өчен күп мәгълүмат алды, тәҗрибә туплады. Фикер алышулар нәтиҗәле булсын.
Динар Кәлимуллин фотолары.