-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 сентябрь 2022, 14:15

Балалар салкын ризыкка зарланамы? Мәктәптә туклану өчен ничек түләргә?

Башкортстан ЦУРының туры эфирында әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирәләр.

Балалар салкын ризыкка зарланамы? Мәктәптә туклану өчен ничек түләргә?
Балалар салкын ризыкка зарланамы? Мәктәптә туклану өчен ничек түләргә?
Мәктәптә туклану буенча шикаятьләр күпкә кимеде һәм бу сөендерә. Бу Башкортстанның Сәнәгать һәм сәүдә, Мәгариф һәм фән министрлыкларының уртак эше нәтиҗәсе. Шулай ук, Республика белән идарә итү үзәге командасының да. Безнең республикада укучыларны файдалы һәм дөрес тукландыралар. Бәлки бу мәктәп ашы һәркемгә дә тәмле тоелмыйдыр — ләкин ризык кыздырылмый һәм тозлы түгел. Бу бик дөрес.
Бу хакта сүз Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының “Сәләм” тапшыруында бара. Бүген эфирда — мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.

Кыскача:
1 сентябрьгә Башкортстанда мәктәп ашханәләре әзер иде. “Роспотребнадзор” таләп иткәнчә, тулысынча, җентекләп.
Башкортстанда яңа уку елында туклану буенча:
- күп кенә мәктәпләрдә термотележкалар сатып алынды һәм ризык хәзер кайнар булачак;
- мәктәпләрнең барлык сайтларында ризыкларның менюсы һәм фотосы бар, укучыларның нәрсә белән туклануын һәрвакыт белергә һәм карарга була;
- мәктәптә туклануны бракераж комиссиясе тикшерә, аңа һәр теләгән ата-ана керә ала. График буенча һәм аерым очракларда “Роспотребнадзор” да тикшерә;
– элеккечә 1-4нче сыйныф укучыларын, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны, күп балалы, әмма аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне бушлай ашаталар.
Мәктәптә туклану өчен ничек түләргә кирәклеге турында да сөйләделәр.
Боларның барысы турында да тулырак — видеода.
 
 
 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: