+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 сентябрь 2022, 16:20

“Илгә югары профессиональ юридик кадрлар кирәк”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа юридик институты җитәкчесе Виорел Флочей белән очрашты.

“Илгә югары профессиональ юридик кадрлар кирәк”“Илгә югары профессиональ юридик кадрлар кирәк”
“Илгә югары профессиональ юридик кадрлар кирәк”

14 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты җитәкчесе, полиция полковнигы Виорел Флочей белән очрашты. Элегрәк ул Русия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород академиясе начальнигы урынбасары булып эшләгән.

Очрашуда югары уку йорты коллективы алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар. Уфа юридик институт экспертиза, дознание, җинаятьчеләрне эзләү, коррупциягә каршы тору, икътисади иминлек бүлекчәләре өчен белгечләр, шулай ук полициянең участок уполномоченныйларын әзерли. Институт эшләгән дәвердә 10 меңнән артык белгеч чыгарган.

 

— Уфа юридик институты хокук саклау структуралары хезмәткәрләрен әзерләү системасында мөһим урын алып тора. Югары уку йортында профессор-укытучылар составы көчле. Институтны тәмамлаучыларның күбесе дәүләт һәм халык мәнфәгатьләрен лаеклы яклый, — диде Радий Хәбиров. — Республика алга таба да югары уку йорты үсешенә ярдәм итәчәк. Безгә һәм бөтен илгә югары профессиональ юридик кадрлар кирәк.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас