

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы бүген финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе башланачагын хәбәр итә. Русия Банкы проекты илнең теләсә кайсы почмагындагы мәктәп һәм колледж укучыларына финанс белемнәреннән тигез файдаланырга, финанс базары профессионаллары белән аралашу мөмкинлеге бирә.
- Көзге сессия Русия Мәгариф министрлыгы белән берлектә узачак һәм 2022 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Экспертлар шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү, страховкалау, түләү карталарын куллану, финанс базарында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау һәм башкалар турында сөйләячәкләр, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы Финанс министры Лира Игьтисамова.
Сессия 11: 30 сәгатьтә (урындагы вакыт) Русия Банкы рәисенең беренче урынбасары Владимир Чистюхинның ачык дәресеннән башланачак. Ул финанс базарның ничек эшләве турында сөйләячәк: кулланучылар һәм финанс тәэмин итүчеләр, төрле кораллар һәм акча эшләү ысуллары, шулай ук рисклар. Барлык теләүчеләр дә трансляциягә кушыла ала.
Дәресләр расписаниесе һәм бәйләнеш өчен күрсәтмәләр проект сайтында сылтама буенча бар: [url=https://dni-fg.ru/.]https://dni-fg.ru/[/url].