+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 сентябрь 2022, 13:25

Башкортстан университет стартап-студияләрен булдыру буенча федераль конкурста җиңде

Республикада университет стартап-студиясе төзеләчәк. Бүген «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Русиянең 27 төбәгеннән барлыгы 35 вуз катнашуга гариза биргән, экспертлар 20не сайлап алган, алар арасында Башкортстан университетлары консорциумы проекты да бар.

Башкортстан университет стартап-студияләрен булдыру буенча федераль конкурста җиңде
Башкортстан университет стартап-студияләрен булдыру буенча федераль конкурста җиңде
- Университет стартап-студиясе - төбәктә университет технологик эшкуарлыгын алга этәрү буенча системалы эш элементларының берсе. Элегрәк Башкортстан югары уку йортлары Русия лидерлары рәтенә кергән иде.

Стартап-студия университет эшләнмәләре һәм республика сәнәгать индустриаль мәйданчыклары, технопарклар һәм кластерлар арасында бәйләүче буын булырга тиеш. Катнашучы проектлар төбәк икътисады үсешенә уңай йогынты ясаячак.

Аерым алганда, университет стартап-студиясенә сәнәгать калдыкларыннан яңа материаллар җитештерү, нефть-газ компанияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән предприятиеләрдә ясалма интеллект кертү буенча эшләнмәләр кертелгән, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Проектның лидеры - Уфа дәүләт нефть техник университеты. Шулай ук консорциумга Башкорт дәүләт медицина һәм аграр университетлар да керде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: