+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 сентябрь 2022, 17:25

Гүзәлгә уңышлар телик!

Башкортстан тәрбиячесе “Русиянең ел тәрбиячесе” Бөтенрусия һөнәри конкурсында республика данын яклаячак.

Гүзәлгә уңышлар телик!
Гүзәлгә уңышлар телик!
23-27 сентябрьдә Ярославль өлкәсендә “Русиянең ел тәрбиячесе”XIII Бөтенрусия һөнәри конкурсы узачак.

Башкортстан данын бәйгедә “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсы җиңүчесе Гүзәл Каразбаева яклаячак. Гүзәл Илдар кызы Мәләвез шәһәренең 16нчы “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Гүзәл Каразбаевага илнең төрле төбәкләреннән 83 педагог белән иң яхшы тәрбияче исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.
Профессиональ сынаулардан тыш, «Русия ел тәрбиячесе» конкурсы финалында катнашучыларны методик һәм бәйрәм чаралары, мәдәни программа көтә. Җиңүченең исемен 27 сентябрьдә, Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көнендә игълан итәчәкләр.

Бүген Гүзәл Каразбаева— Башкортстанның Мәләвез районы мәктәпкәчә белем бирү системасының иң яхшы хезмәткәрләренең берсе.
Талантлы педагог — “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы укытучысы – 2022” республика конкурсының абсолют җиңүчесе.

 

Фото Мәгариф министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: