+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 сентябрь 2022, 14:20

Һөнәрне үзләре сынап карасын

Хөкүмәттә республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү чараларын оештыру турында фикер алыштылар.

Һөнәрне үзләре сынап карасын
Һөнәрне үзләре сынап карасын
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов республиканың гомуми белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларын оештыру мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә үткәрде. Чарада мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, шулай ук республика югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
— Бу ел Башкортстанда “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителде. Без барыбыз да яшьләрнең республика югары уку йортларына укырга керүе белән кызыксынабыз. Башкортстан мәктәпләренең максималь саны безнең университетлар олимпиадаларында катнашсын өчен, тирән һөнәри юнәлеш бирү эшен башкарырга, шулай ук идарә ресурсларыннан файдаланырга кирәк, – дип билгеләп үтте Азат Бадранов.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин үз чыгышында Республиканың Алдан һөнәри әзерлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган һөнәри юнәлеш бирү проектларын билгеләп үтте.
— 5-11нче сыйныфларда белем алучы 8200дән артык укучы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында җиһазландырылган заманча остаханәләр эше белән танышып кына калмыйча, һөнәрне үзләре сынап карады һәм мөгаллимнәрдән, производствога өйрәтү осталарыннан һәм партнерларның эш бирүчеләреннән кейсларны мөстәкыйль үти алды. Укучылар өчен шулай ук колледжлар буенча экскурсияләр үткәрелде, алар һөнәри белем бирү оешмаларында төрле белгечлекләр белән таныштылар, — дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.
Шулай ук киңәшмә барышында Башкортстанның әйдәп баручы югары уку йортларыннан һөнәри юнәлеш бирү эшен башкару буенча тәкъдимнәр дә тыңланды.
Азат Бадранов киңәшмәдә катнашучыларның барысына да, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, һөнәри юнәлеш бирү чараларын оештыру буенча нәтиҗәле чаралар эшләү өчен мәсьәләне җентекләп эшләргә кушты.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: