+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 сентябрь 2022, 12:55

Безнең Мирас Ишдәүләтов — финалда!

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенрусия һөнәри конкурсының 6 финалисты билгеләнгән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрдә хәбәр иткән.

Безнең Мирас Ишдәүләтов — финалда!
Безнең Мирас Ишдәүләтов — финалда!

Финалчылар:
Екатерина Агеева (Рязань өлкәсе);
Яна Бекоева (Төньяк Осетия);
Рамазан Газимагомедов (Дагстан);
Мирас Ишдәүләтов (Башкортстан);
Жанна Касыймова (Киров өлкәсе);
Павел Саянков (Санкт-Петербург).

“Алар бүгенге сынауларны 17 лауреаттан яхшырак башкарды. Бәйгедә катнашучылар Русия халыкларының халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрен саклау турында сыйныф сәгате үткәрде һәм «Туган тел һәм әдәбият укытучысының һөнәри компетенциясен үстерү ресурсы буларак, конкурс хәрәкәте» темасына фикер алышуда катнашты.

Инде иртәгә үк финалистлар осталык дәресләре үткәрүдә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. Уңышлар телибез һәм киләсе турга үтүегез белән котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, конкурс беренче тапкыр оештырылды. Аны Мәгариф министрлыгы Русия халыкларының туган телләре федераль институты белән берлектә үткәрә”, — дип язалар министрлыкта.

Бу пост белән безнең республиканың Мәгариф министрлыгы да бүлешкән һәм безнең укытучыга уңышлар теләгән. “Мирас Ишдәүләтов, без Сезгә ышанабыз!” — дип язганнар.

#Конкурс #Профмастерство #Учителя #РоднойЯзык #ПедагогиРФ

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: