+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 сентябрь 2022, 19:45

Авиамоделизм очышта!

16-18 сентябрьдә Башкортстанда "Мин күккә менәр идем!" авиамоделизм бәйгесе ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланды.

- Авиамоделизм зур космик казанышларга беренче баскыч! Хәзер инженер-конструкторларга ихтыяҗ зур. Авиамоделизм белән шөгыльләнүче балалар техник вузга җиңел керә һәм аннан соң производствога эшкә бара ала, - дип билгеләп үтте Көньяк Урал педагогы Евгений Саенко.

Чарада М. Г. Гәрәевның улы Евгений Муса улы Гәрәев катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышы герое биографиясе белән танышты, аның тормышы, сугышта һәм сугышчан очышларда катнашуы турында видеофильмнар карады.

- Мин алтынчы ел авиамодель түгәрәгендә шөгыльләнәм, бу вакыт эчендә планерлар төзергә, квадрокоптер белән идарә итәргә өйрәндем һәм 11нче сыйныфтан соң авиация университетына укырга керергә уйлыйм. Ярышларга һәрвакыт җентекләп әзерләнәм һәм бүген безгә нәтиҗәләр игълан иттеләр, мин "Резина моторлы модельләр" классында 3 энче урын алдым, - дип сөйләде Әбҗәлил районынан килгән укучысы Бәхтияр Гафаров.

Бәйгенең тантаналы ябылу чарасында F-1h, F-1A, F-1B модельләре классларында авиамодель спорты буенча ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары, схематик самолет, схематик планер һәм «Дрон-рейсинг» пилотсыз очу аппаратлары бүләкләнде. Шулай ук «Герой очышы» ачык рәсем конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: