+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 сентябрь 2022, 14:40

Башкортстан укытучысына уңышлар телибез!

Бүген “Русиянең ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы ачыла.

Башкортстан укытучысына уңышлар телибез!
Башкортстан укытучысына уңышлар телибез!

Быел “Русиянең ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы Төмәндә уза. Узган елда мәртәбәле бәйгедә Төмән шәһәренең 16нчы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева җиңү яулаган иде. Шуңа күрә быел укытучылар арасында иң мөһим һәм масштаблы һөнәри осталык конкурсын әлеге төбәк кабул итә.

Бүген, 21 сентябрьдә, Русия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашлыгында чараны тантаналы ачу була, ул конкурсның йомгаклау этабына старт бирәчәк. Анда шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның да катнашуы планлаштырылган.

Беренче тур сынаулары 22сеннән 27 сентябрьгә кадәр узачак: укытучылар Төмән укучылары өчен үз фәннәре буенча дәресләр үткәрәчәк һәм дәрестән тыш чаралар оештырачак. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнәчәк. Аларга икенче тур сынаулары тәкъдим ителә: һәрберсе осталык дәресе үткәрәчәк, анда практик нәтиҗәлелеге булган шәхси һөнәри техниканы күрсәтәчәк. Аннары лауреатларга “Ел укытучысына сорау”га җавап бирергә туры киләчәк – ул матбугат конференциясе форматында үткәреләчәк, анда конкурсантларга укучылар, ата-аналар, журналистлар, һөнәри һәм мәдәни җәмәгатьчелек сораулар бирәчәк.

Бу сынаулар нәтиҗәсендә биш призер билгеләнәчәк, алар Мәскәүгә юлланачак һәм 3 октябрьдә йомгаклау этабының өченче турында катнашачак. “Педагогик совет” финал сынаулары кысаларында алар мәгариф министры Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль бурычлары турында фикер алышачак һәм аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәк.

“Русиянең ел укытучысы-2022” Бөтенрусия конкурсында җиңүченең исеме, төп приз — зур Бәллүр пеликан иясе 5 октябрьдә игълан ителәчәк. Традиция буенча, конкурс программасын Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.

Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә, шулай ук «Россия-Культура» телеканалы эфирында карап була, анда “Конкурс көндәлекләре” трансляцияләнәчәк.

Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын Стәрлетамак 1нче гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Смехова яклаячак. 20 ел педагогик стажы булган педагог быел “Башкортстанның ел укытучысы” һөнәри бәйгесендә абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исемен дә нәкъ Юлия Смехова яулады.
Юлия Александровнага мәртәбәле конкурста сынауларны җиңел үтеп, уңышларга ирешүен телибез!

 

Фото: ug.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: