-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 сентябрь 2022, 18:20

Креатив мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк

Республикада креатив индустрияләрнең беренче мәктәбе ачылды.

Креатив мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк
Креатив мәктәп укучыларның иҗади сәләтен үстерәчәк
Башкортстан Республикасы креатив индустрияләр мәктәбен оештыруга беренчеләрдән булып федераль субсидия алган төбәкләр исәбенә керде. Башкортстанда 17 креатив мәктәпнең беренчесе ачылды. Ул “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә эшли башлады. Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстанның Мәдәният һәм сәнгать республика колледжы базасында нәкъ шундый учреждение ишекләрен ачты.

Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото һәм видео җитештерү эшли.

Креатив мәктәп программасының максаты — иҗади һөнәрләр вәкилләрен җәлеп итеп, укучыларны проект эше аша иҗади индустрияләр контекстына кертү һәм алга таба һөнәри үсеш юнәлешен билгеләргә ярдәм итү.
Мәктәптә 12-17 яшьлек укучылар иҗади һөнәрләрнең асылын өйрәнә. 1 сентябрьдә беренче агым башланды, анда 80 кеше белем ала.

Стәрлетамакта креатив индустрияләр мәктәбен булдыруга 46 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 39ы федераль бюджеттан килгән.

Креатив индустрия мәктәпләренең үзенчәлеге шунда: элек бу юнәлешләр буенча колледж һәм вуз студентлары гына түләүсез укый ала иде. Бу мәктәпләрдә исә үсмер укучылар өчен дә уку мөмкинлеге булачак.
Креатив индустрия мәктәпләре “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә төзелә.

Быел Башкортстаннан 2023 елда креатив индустрияләр мәктәбе оештыруга заявканы Уфа сәнгать училищесы җибәргән. Конкурста җиңүчеләрне ел ахырында игълан итәчәкләр.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: