+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2022, 20:18

Афәрин, Галия Мохтаровна!

Галия Мөхәммәтҗанова, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты, чираттагы тапкыр 2021 елның иң яхшы фәнни китабына Бөтенрусия конкурсы лауреаты булды.

Афәрин, Галия Мохтаровна!
Афәрин, Галия Мохтаровна!
Бүләкләү тантанасы Сочи шәһәрендә «Хәзерге заман дөньясында югары белем үсеше тенденцияләре һәм торышы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Галия Мөхәммәтҗанова «Быть всегда рядом и чуть впереди» китабы өчен бүләк алды. Аның хезмәте Башкортстанда мәгариф системасын үстерү юлларын эзләүгә һәм белем бирү проектларын тормышка ашыруга багышланган. Бу эш галимнәр һәм педагогик җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.

Галия Мохтар кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Мондый иҗади казанышлар илебез мәгарифе һәм фәненең өстенлекле үсеше нигезе булып тора.

Искәртеп узабыз, бу бәйгедә галимнең җиденче җиңүе - 2007 елдан 2021 елга кадәр ул даими катнашучы һәм лауреат булып тора. Менә тагын бер уңыш!

20 елдан артык бәйгене оештыручы булып илебез мәгарифен үстерү фонды тора, анда Русиянең алдынгы галимнәре һәм укытучылары үз эшләрен җибәрә, алар югары фәнни дәрәҗәгә, һичшиксез теоретик һәм гамәли әһәмияткә ия булган эшләрне тәкъдим итә, ә якташыбыз чираттагы мәртәбә биредә фәнни җәмәгатьчелекне яулады.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: