-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2022, 17:10

Юлия Смехова Башкортстан данын яклый

“Русиянең ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы башланды.

Юлия Смехова Башкортстан данын яклый
Юлия Смехова Башкортстан данын яклый

“Русиянең ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабында Башкортстаннан Стәрлетамак 1нче гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Смехова катнаша.


Ул, укытучылар арасында иң әһәмиятле һәм масштаблы һөнәри осталык конкурсында катнашучылар белән беррәттән, агымдагы елның 22-27 сентябрендә укучылар өчен үз фәне буенча дәресләр бирәчәк, осталык дәресе үткәрәчәк һәм матбугат конференциясендә катнашачак.
Бәйгенең төп призы – зур "Бәллүр пеликан" өчен педагоглар барлык көчләрен туплый һәм ярыш укытучыларның һөнәри сыйфатларын: эрудицияләрен, үз фәнен яратуларын, укытуга иҗади якын килүләрен, балаларны кызыксындыра һәм мавыктыра белүләрен күрсәтәчәк.


Узган ел Башкортстан данын “Ел укытучысы-2020” республика конкурсының абсолют җиңүчесе Фидан Гафаров яклады.
— Юлия Александровнага конкурс сынауларын уңышлы үтсен һәм куелган максатларга ирешсен! "Ел укытучысы" конкурсы, беренче чиратта, үз һөнәрләрен яратучы кешеләр, укытучылар һәм алардан күп нәрсәгә өйрәнергә була, — дип, коллегасына ярдәм сүзләрен юллый ул.
Педагогик бәйгенең төп максаты— укытучыларның рухын күтәрү, аларны иҗади сыйфатларны үстерүгә һәм күрсәтүгә рухландыру. Һөнәрне популярлаштыру да бик мөһим булып тора.


Өч төп тур нәтиҗәләре буенча бәйгенең 15 лауреаты билгеләнәчәк. Педагоглар бәйгесенең биш призеры Мәскәүгә юлланачак һәм 3 октябрьдә йомгаклау этабының 3нче турында катнашачак. «Педагогик совет» финал сынаулары кысаларында алар Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль бурычлары турында фикер алышачак. Конкурсның җиңүчесе нәкъ шунда билгеләнәчәк.


Традиция буенча, конкурс программасын Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында https://teacherofrussia.ru/competition/translation/ һәм “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемдә, шулай ук “Россия-Культура” телеканалы эфирында карап була.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: