Башкортстан Иҗтимагый палатасы ата-аналар өчен "Баланың мәктәпкә бару юлы никадәр хәвефсез?” дигән сорауга сораштыру башлады.
23 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Башкортстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм укучыларның әти-әниләрен "Баланың мәктәпкә бару юлы никадәр хәвефсез?” дигән аноним сораштыруда катнашырга чакыралар.
Оештыручысы — Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы.
Алынган җавапларны анализлаячаклар, кирәк булганда җәмәгать тикшерүләре оештырылачак. Нәтиҗәләр буенча профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре хакимиятләрен җәлеп итеп, “түгәрәк өстәл” уздырылачак.
Ата-аналарга 6 гади сорауга җавап бирергә кирәк. Соңгысында баланың мәктәпкә яки балалар бакчасына кадәр юлын ничек хәвефсез итеп булуы турында үз тәкъдимеңне язарга була.