+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2022, 10:35

Бәхетле балалардан бәхетле кешеләр үсә

Бүген - Тәрбиячеләр көне. Балалар күңеленә юл таба белүче олы җанлы гүзәл затларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Бу көннәрдә якташыбыз Гүзәл Каразбаева Бөтенрусия конкурсында республика данын яклый.

Бәхетле балалардан бәхетле кешеләр үсә
Бәхетле балалардан бәхетле кешеләр үсә

23-27 сентябрьдә Ярославль өлкәсендә “Русиянең ел тәрбиячесе” XIII Бөтенрусия һөнәри конкурсы уза. Башкортстан данын бәйгедә “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һөнәри конкурсы җиңүчесе Гүзәл Каразбаева яклый.

Гүзәл Илдар кызы – Мәләвез шәһәренең 16нчы “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячесе. Күмертау педагогия колледжында – мәктәпкәчә белем бирү, З. Биишева исемендәге Стәрлетамак педагогия академиясендә югары белем алган. Балалар бакчасында эш стажы – 5 ел.
Безнең тәрбиячегә илнең төрле төбәкләреннән килгән 83 педагог белән иң яхшы тәрбияче исеме өчен көрәшергә туры килде.
Профессиональ сынаулардан тыш, “Русиянең ел тәрбиячесе” конкурсы финалында катнашучылар өчен методик һәм бәйрәм чаралары, мәдәни программалар әзерләнгән иде.
Ил күләмендәге мәртәбәле бәйгедә республика данын яклау бик җаваплы да, дәрәҗәле дә. Шуңа да мондый конкурсларга төбәкләрнең иң яхшы педагоглары җыела. Гүзәл Каразбаева – Мәләвез районы мәктәпкәчә белем бирү системасының иң яхшы хезмәткәрләренең берсе. Яшь кенә булуына карамастан, ул үзен коллективта гына түгел, район, шәһәр күләмендә инициативалы, киң эрудицияле белгеч буларак күрсәткән. Моның өчен тәрбияче белемен дә, көчен дә кызганмый, ял көннәре белән дә исәпләшми.
Талантлы педагог узган елда район күләмендәге бәйгедә җиңүче исемен яуласа, быел “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы педагогы – 2022” конкурсының абсолют җиңүчесе булып танылды. Ел саен Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре арасында ярышларда, “Сәламәтлек” спартакиадасы зачетында призлы урыннар ала.
Гүзәл Илдар кызын хезмәттәшләре дә, биредә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре дә йөзендә һәрчак елмаю балкыган, ягымлы, шат күңелле педагог буларак билгели. Төркемгә йөрүче һәр сабыйга ул үз әниләредәй якын, балаларның күңелен аңлый белүче тәрбияче. Бала күңеленә юл тапкан, аларны аңлый һәм ярата белгән кеше генә бу хезмәтне тиешенчә башкара ала. Аның төркеменә йөрүче нәниләр һәрвакыт кызыклы эшләр белән мәшгуль. Төрле матур чаралар, күркәм күргәзмәләр әледән-әле үткәрелеп кенә тора. Тәрбияче апалары биергә дә оста һәм бу шөгылен бик теләп балаларга да өйрәтә.
– Бәхетле балалардан бәхетле кешеләр үсә. Минем эшемдә иң мөһиме, балачакның үзенә генә хас сыйфатларын һәм кыйммәтләрен саклау, балаларны ничек бар шулай кабул итү, уен аша аларга дөньяны таныту, һәркайсының сәләтен ачу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру. Моның өчен балалар сиңа ышанырга, якын күрергә, бала белән тәрбияче арасында ышанычлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Минем бурычым – һәр сабыйның үзенә генә хас сыйфатларын күрү, баланың теләген тою, аның тавышын ишетү, – ди Гүзәл Илдар кызы.
– Замана балаларының әти-әниләре белән уртак тел табуга ничек ирешәсез?
– Әти-әниләр белән ышанычлы һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышам, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәм һәм аларның бик мөһим булуын балаларга да аңлатам.
Балачакның бу тылсымлы чорын һәр балага чын-чынлап якты, кабатланмас, үзенчәлекле уздырырга, яшәргә булышу – минем максатым, ди тәрбияче. Бөтенрусия конкурсында аңа үзен ачарга бу максаты ярдәм итми калмагандыр, әлбәттә.
– Минем өчен мәртәбәле конкурста катнашу беренче чиратта – үсеш, үз мөмкинлекләремне киңәйтү. Бәйгегә һөнәри яктан көчле укытучылар белән танышу, яңа тәҗрибә, үз эшемдә куллану өчен тәҗрибәле педагоглардан белем үзләштерү, алга таба эшләү өчен идеяләр туплау өчен килдем. Һәм, әлбәттә, үземне сынап карарга теләдем. Шул ук вакытта һөнәри кызыксыну да бик көчле иде, – ди Гүзәл Илдар кызы.
Бөтенрусия конкурсында үзләренең эш тәҗрибәсен, һөнәри осталыгын, күпкырлы сәләтен күрсәткән педагоглар арасында безнең тәрбияченең булуы мактауга лаек.
Бу һөнәри ярышның максаты да иң яхшы тәрбиячене ачыклау гына түгелдер, мөгаен, ә һөнәрне киләчәккә әзерләү, абруен күтәрү, кызыксындырырлык итү.
Җиңүченең исемен 27 сентябрьдә, Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көнендә игълан итәчәкләр.
Балалар күңеленә юл таба белүче олы җанлы гүзәл затларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: