+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2022, 09:40

Гуманитар фән үсештә

Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институты оешуга – 100 ел.

Гуманитар фән үсештә
Гуманитар фән үсештә


Бер гасырлык гыйльми хезмәт

Быел Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институты 100 еллык юбилеен билгели. Бу уңайдан Уфада “XX гасыр – XXI гасыр башы: казанышлар, трендлар һәм үсеш перспективалары” халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чараны оештыручылар – Башкортстан Хөкүмәте, Русия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы, Русия Фәннәр академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге.
Институт – республикада гуманитар профильнең иң өлкән гыйльми-тикшеренү учреждениесе. Ул 1922 елда Башкорт АССРының Халык мәгарифе комиссариаты каршында төзелгән Академик үзәктән башлангыч ала. Аның структурасында Башкорт төбәген өйрәнү җәмгыяте оеша һәм этнологик-географик, филологик һәм тарихи юнәлешләрдә эшчәнлек башлый. Хәзерге структурасына 1932 елның мартында ия була. Ул вакытта республика Министрлар Советы карары белән аның каршында Башкорт милли мәдәниятен фәнни-тикшеренү институты төзелә. 1936 елда ул Башкорт тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына (1943 елдан – Башкорт тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты) әверелә, ә 1951 елда СССР Фәннәр акаде­миясенең Башкорт филиалы составына керә (хәзер – Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге).
Институт 100 ел эшчәнлек дәверендә данлы хезмәт юлы үтте, тюркологиянең яңа юнәлешен – башкорт телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә һәм үстерүгә хәлиткеч өлеш кертте. Башкорт гуманитар фәненә нигез салучы Мөхәмәтша Бурангулов, Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши, бертуган Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр, Закир Шакиров, күренекле урыс галимнәре – М. К. Любавский, Н. К. Дмитриев, С. И. Руденко исемнәре шушы институт тарихы белән бәйле.
Тарих, тел һәм әдәбият институты байтак тикшеренү мәктәпләрен, шулай ук яңа фәнни учреждениеләрне гамәлгә куючы булды. 1980 елда аның каршында Башкортстан халык­ларының археология һәм этнография музее, 1990нчы еллар башында “Башкорт энциклопедиясе” төркеме оештырыла. Хәзерге вакытта институтның көнчыгыш кулъязмалары бүлегендә гарәп кулъязмалары һәм иске китап фонды бар, анда 5,8 меңләп берәмлек төпләмә саклана, ул фонд Русиядә иң эреләрдән.
Биредә эшләүчеләр тарафыннан җәмгысы 1,5 меңнән артык монография, тупланмалар, сүзлекләр чыгарылган, республика районнарына һәм Русиянең башкорт халкы күпләп яшәгән төбәкләренә күпсанлы экспедицияләр оештырылган.
Институтның берничә буын хез­мәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә йөзләгән фундаменталь хезмәт булдырыл­ган. Алар арасында “Башкорт АССРы тарихы буенча очерклар” өч томлыгы, “Уфа тарихы”, “Башкорт әдәбияты тарихы” алты томлыгы, 18 томлык “Башкорт халык иҗаты” җыентыгы, “Башкортстан тарихы” дүрт томлыгы, күптомлы аңлатма, диалектологик, икетелле, терминологик сүзлекләр, җиде томда “Башкорт халкы тарихы”, 10 томлы “Башкорт теленең академик сүзлеге” һ. б. басмалар бар. Алар илдә һәм чит илләрдә танылу тапкан һәм фәннең алтын фондына кергән.
Институтның аерым горурлыгы – аның хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән Башкорт теленең машина фонды, ул илдә иң яхшыларның берсе. Дөньякүләм археология фәненең күренекле казанышлары буларак, 1986-90 елларда Филиппов курганнарын казу вакытында табылган уникаль табылдыкларны да билгеләп үтәргә кирәк. Фәнни учреждение шулай ук Р. М. Йосыповның краниология коллекциясе, А. И. Нечвалоданың антропологик реконструкцияләре белән танылган. Алар илебез һәм чит ил тикшеренүчеләрендә зур кызыксыну уята.
Бүгенге көндә учреждение 9 бүлек­чәдән тора: археологик тикшеренүләр, этнология, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте; Башкортстанның яңа тарихы; тел белеме; фольклор; әдәбият белеме; көнчыгыш кулъязмалар; компьютер лингвистикасы һәм диалектология бүлекләре. Бүлекләр белән абруйлы галимнәр, фән докторлары Гөлнур Хөсәенова, Миңлегали Нәдергулов, Рима Сөләйманова, Айбулат Псянчин, Гөлназ Ягъфәрова, фән кандидатлары Гөлнара Абдрәфыйкова һәм Зиннур Сираҗетдинов җитәкчелек итәләр. Һәр бүлек үзенә ышанып тапшырылган юнәлешләрдә намуслы эшли. Институт шулай ук абруйлы эксперт гыйльми учреждениесе функцияләрен башкара, җәмгыятьтә фәнни белемнәрне популярлаштыруда мөһим роль уйный, Венгрия, Иран, Казахстан, Нидерланд, Төркия, Япония һәм башка илләр белән актив халыкара фәнни хезмәттәшлек алып бара.

Галимнәр бәйрәм итте

20 сентябрьдә “Торатау“ конгресс-холлында конфе­ренциянең пленар утырышы ачылды. Институт директоры, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Зөһрә Рәх­мәтуллина, чараны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадрановның тәбрикләү хатын укып ишеттерде. Анда әйтелүенчә, республика җитәкчелеге конференциядә катнашучыларны сәламли, заманча дөньяда гуманитар белемнең мөһим урын тотуын билгели. З. Рәхмәтуллина үз чыгышында мәгариф системасында гуманитар фәннәрнең рухи һәм мәдәни потенциалы турында сөйләде. Интернет бәйләнеш чаралары пленар утырышта чит ил галимнәренә дә катнашу мөмкинлеген бирде. Монголия, Казахстан, Үзбәкстан, Русия төбәкләре һәм Башкортстан галимнәре фән-гыйлем өлкәсендәге яңалыклар белән уртаклашты, ире­шелгәннәргә йомгак ясады.
Төштән соң юбилей чаралары кысаларында тантаналы утырыш узды. Азат Бадранов үз чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Гуманитар тикшеренүләр халыкларның тел һәм мәдәниятенең тарихи хәтерен һәм уникальлеген тергезә, кешелекнең үткәнен матди чыганаклар буенча ачыклый һәм өйрәнә, милләтләрнең барлыкка килү, оешу нигезләрен ачыклый, мәдәниятнең дәвамчанлыгын тәэмин итә һәм җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге нигезен сала. Моннан 100 ел элек Башкортстанда төбәкнең көнкүрешен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән, “Академик үзәк” дип аталган учреждение булдырылган иде. Вакыт узу белән Акаде­мүзәктән Тарих, тел һәм әдәбият институты үсеп чыкты, ул гасыр дәвамында күренекле академик гыйлем үзәкләренең берсенә әверелде. Бүген без институтта үткәрелүче күп яклы тикше­ренүләр белән горурланабыз, алар илебезнең гуманитар фәне флагманы булырдай. Без институтка алга таба да уңышлар, республиканың һәм илебезнең иминлеге хакына иң кыю, өметле планнарын тормышка ашыруларын телибез”.
Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина ассызыклавынча, Тарих, тел һәм әдәбият институты – Русиянең гуманитар профильле гыльми учреждениеләре арасында “Мактау билгесе” орденына лаек булган бердәнбер фәнни үзәк. Институт үзенең бер гасырлык юбилеен зур фәнни-тикшеренү үзәге буларак каршылый. Ул заман белән бергә атлый, аны нигезләүчеләр һәм Русия академик фәне тарафыннан салынган традицияләрне саклый һәм үстерә.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: