+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2022, 15:45

Сизгер һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Сизгер һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт!
Сизгер һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт!
“Бүген “#ЖЗЛ_Башкортостан” рубрикасында — Стәрлетамакта яшәүче педагоглар гаиләсе.
Надежда Александровна Гуленина — тәҗрибәле тәрбияче, бу һөнәрдә 30 елдан артык, 88нче “Дубравушка” балалар бакчасында эшли. Балалар аңа тартыла, ә бу - һөнәри осталыкның, изге күңелле һәм эчкерсез булуның ышанычлы күрсәткече.

Аның кызы Наталья Валентиновна да әнисенә охшаган. Шулай ук чын тәрбияче, Стәрлетамакның 69нчы балалар бакчасында эшли. 2020 елда ул “Башкортстанның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы” республика конкурсында абсолют җиңүче булды. 2021 елда – “Русиянең ел тәрбиячесе” Бөтенрусия конкурсы лауреаты.

Бүген, Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көнендә, Надежда Александровнаны, Наталья Валентиновнаны, ә алар белән бергә безнең балалар белән эшләүчеләрне барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм!
Сезгә игътибарлы, сизгер, сабыр булуыгыз өчен рәхмәт! Бәхет, сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар телим”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 

Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: